5 март 2018 яңалыклары
-
Хәерле кичләр, хөрмәтле сарманлылар!
Хәерле ял кичләре сезгә, дуслар! Кичләрегез җылы, йокыларыгыз татлы булсын. Иртәгә иртәләрне ныклап ял иткән килеш, дәрт-дәрман белән каршылагыз.
-
Азалак авылы балалар бакчасында "Аҗаган" уены булып узды
Азалак авылы балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Аҗаган" уены булып узды. Әтиләр,бабайлар һәм малайлар командаларга бүленеп үзара көч сынаштылар. Залда башланган уеннар урамда спорт өлкәсендә ярышу, флаг эзләү белән дәвам итте. Ике команда да көчле иде - дуслык җиңде. Бәйрәм коймак белән кайнар чәй эчү белән тәмамланды барысына да...
-
Районда зөбәрҗәт, бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны тәбрикләделәр
Зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларына парлап барып җитүче матур гаиләләр белән без урынлы горурланабыз. Гомерләрен яраткан хезмәтләренә, игелекле балалар тәрбияләүгә багышлаган буларак та, алар райондашларына үрнәк булып торалар. Шушы көннәрдә олуг бәйрәмнәрен билгеләп үтүче Сарман авылында яшәүче ветераннарыбыз - Мәмдүх һәм Рәзинә Бәдертдиновларны, Хәниф һәм Рәхилә Хәсәновларны район Башкарма комитетының ЗАГС...
-
Якыныгызны котларга соңга калмагыз: бу атнада газета бер тапкыр гына чыга
Хөрмәтле райондашлар! 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дүрт көн ял булу сәбәпле, газетабызның бәйрәм саны 7 мартта - чәршәмбе көнне чыгачак. Киләсе саны икенче атнада чәршәмбе - 14 мартта дөнья күрәчәк. Бу көннәрдә якыннарыгызны юбилейлары, туган көннәре, истәлекле көннәре белән котлауны кичектермәү өчен, редакциягә бүген, иртәгә төшке вакыттан...
-
Сарман урта мәктәбе укучылары “Әгәр мин президент булсам” бәйгесендә икенче турга үттеләр
Сарман урта мәктәбе 4 "А" сыйныфы укучылары, Загидуллин Илназ, Ильясова Индира, Миннегулова Эльвина һәм Сабирова Әлфинә, 23-25 нче мартта Санкт-Петербург шәһәрендә узачак "Әгәр мин президент булсам" Бөтенроссия яшьләр проекты бәйгесендә 1 нче турын үтеп 2 нче турга үттеләр.
-
Сарманлылар “тыкрык тамашалары” белән таныштылар
Кичә район мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган "Тыкрыкта булды бу хәл" спектаклен күрсәтте. Яраткан артистларыбыз арасында үзебезнең сарманлылар - Эдуард Латыйпов, Янурыс авылы егете Раушан Мөхәммәтҗанов, Сарайлы авылы кызы Рузилә Шәймөхәммәтова да булу аңа тагы да ямь өстәде, тамашачының кызыксынуын арттырды. Спектакль...
-
Александровка мәктәбе укучылары белән Сарман аграр көллияте вәкилләре арасында очрашу үтте
2 нче март көнне Сарман аграр көллияте вәкилләре белән 7-9 нчы сыйныф укучылары, аларның ата-аналары арасында очрашу үтте. Алар Сарман аграр көллияте турында җентекләп сөйләделәр, видеофильм күрсәттеләр. Ата-аналарның, укучыларның барлык сорауларына анык һәм төгәл җавап бирделәр.
-
Петровка Завод мәктәбе укучысы "Әгәр мин президент булсам" бәйгесенә чакырылды
Петровка завод мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Санкт-Петербург шәһәренә "Әгәр мин президент булсам" Бөтенроссия яшьләр проекты бәйгесенә чакырылды.
-
Сарманлылар өшегән бәрәңгенең балын ничек бетерергә икәнен беләме?
Балконда, базда температура 0 градустан төшеп китсә, бәрәңге өши. Әгәр температура 8 градустан артса, киресенчә, бәрәңге үрә башлый. Өшегән бәрәңгене чыгарып ташларга ашыкмагыз Өшесә дә, бәрәңгене кире үз хәленә кайтарып була. Салкында бәрәңге крахмалы шикәргә әверелә башлый. Бәрәңге баллана. Тик берничә көн җылыда торса, сахароза кабат крахмалга әверелә. 5-8 көн...
-
Хәерле дүшәмбе иртәләре белән барыгызны да, дуслар! Уңышлы көннәр, күтәренке кәеф насыйп булсын.
Яңа башланган атнабыз яхшы хәбәрләр генә китерсен! фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.