5 март 2015 яңалыклары
-
Район үзәк китапханәсендә "Икенче яшьлек" өлкәннәр клубы ачылды
Узган ел район үзәк китапханәсе "РИТЭК" җәмгыяте һәм "Лукойл" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының "Өлкәннәр өчен "Икенче яшьлек" проекты номинациясендә грант яулаган иде. Проектның җитәкчесе - район үзәк китапханәсе директоры Роза Гайфуллина, авторы - библиографик бүлек мөдире Гөлнур Мадъярова. Бүген, 5 нче март көнне, район үзәк китапханәсенең уку...
-
Сарман "Шәфкать" үзәгендә "Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!" дигән чара үтте
Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сарман урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өлкәннәр өчен хәрби-патриотик темага концерт куйдылар. Ул "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!" дип исемләнде. Чараны оештыруда мәктәпнең башлангыч сыйныф укутучылары Әлфинур Александрова, Люзия Хаҗиева, Айгөл Шәйдуллина һәм китапханәче Гәүһәр Мөхлиева катнаштылар. Хәрби-патриотик темага җырлар яңгырады, шигырьләр...
-
Сарманда җылытачак
Бу атнаны Сарманда салкын һава торышы сакланды. G!Smeteo.ru сайты прогнозлары буенча, шимбәгә район үзәгендә җылыта башлый, икенче атнага һава температурасы нольдән югары булган көннәр дә күренә. Яз бит, иптәшләр!
-
Сарман районы укучылары командасы өстәл теннисы ярышыннан икенче урын белән кайтты
3-4 март көннәрендә Байлар Сабасы бистәсендә Республика укучылары спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Сарман районы составында Алинә Фәретдинова, Гөлназ Мостафина, Диана Галиева, Динар Йосыпов, Булат Латыйпов һәм Артур Төхвәтуллин чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә Сарман ракйоны командасы ярышларда икенче урынны алды.