5 февраль 2016 яңалыклары
-
Район Пенсия фонды идарәсендә узган елга йомгак ясалды
Бүген, 5 февраль көнне, район Пенсия фонды идарәсендә узган ел йомгакларына багышланган җыелыш үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсенең оештыру һәм инвестицияләр салу бүлегенең әйбәүче белгеч-эксперты Марат Абдрахманов, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар катнаштылар. Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе...
-
Роза Заһидуллина – районның ел укытучысы
Бүген Сарман урта мәктәбендә "Ел укытучысы-2016" республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә мәктәп зона турларында җиңгән җиде укытучы катнашты. Муниципаль турда Җәлил гимназиясенең I категорияле инглиз теле укытучысы Заһидуллина Роза Фирдәүс кызы җиңеп чыкты. Ул 15-16 февральдә Җәлил гимназясендә узачак республика зона турында район данын яклаячак. Аңа уңышлар телибез.
-
Районда төзелеш һәм ремонт эшләре алып барыла
Республикада төрле юнәлештә утыздан артык программа эшли. Район аларның барысында да диярлек уңышлы катнаша. Бу район үзәгендә генә түгел, Җәлил бистәсендә, авылларда барлык өлкәләрдә дә төзелешләр алып бару, мәктәпләр, клубларга һәм башка объектларга капиталь ремонт уздыру мөмкинлеге бирә. Белгәнебезчә, әлеге программалар быел да дәвам итә. Алар буенча башланган эшләр дә...
-
Сарманда Әшрафулла Зариповның "Кочагымда – туган ягым" китабын тәкъдир итүгә багышланган кичә үтәчәк
11 февраль көнне "Сарман" кинотеатрында Әшрафулла Зариповның "Кочагымда - туган ягым" китабын тәкъдир итүгә багышланган "Иҗат сәфәрең дәвамлы булсын" дигән кичә уздырыла. Башлана: 10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!.
-
Сарманнан Мөхетдиновлар гаиләсе өчен Изге Вәли көне – үзенчәлекле
Изге Вәли көне уңаеннан игълан иткән конкурсыбызда беренче катнашучылабыз бар. "Безнең гаилә өчен 2012 елда Изге Вәли көне истәлекле булды, чөнки шул көнне без булачак тормыш иптәшем Рәмис белән таныштык. Гашыйклар көнендә бер-беребезне тапканга күрәме, безнең өчен ул зур бәйрәм. Үзенә бар яктан да тиң булган сөйгән ярны очрату ул...
-
Сарманда ЮХИДИ рейды үтте
Бүген иртән Сарманда ЮХИДИ рейды үтте. Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны һәм аны бозган өчен булган штрафларны вакыиында түләмәүчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелде. Рейдта юл-патруль хезмәте инспекторлары һәм участок уполномоченныйлары белән берлектә "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре дә катнаштылар. Тулырак язманы газетабызның киләсе саннарыннан укыгыз.