Күрүчеләр юкмы?
Быелның 2 нче февралендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Василиса Галицина 16.15 сәгатьләр тирәсендә мәктәптән кайтырга чыга, ләкин өенә кайтмый. Соңгы тапкыр баланы Сидоровка поселогында энерготөзелеш көллияте каршындагы җир асты юлында күрәләр. Бала йөз-кыяфәте буенча үз яшенә туры килә, күзләре зәңгәр, чәчләре коңгырт-сары, билгә кадәр, таратып йөри, ябык гәүдәле....