4 декабрь 2017 яңалыклары
-
Районда Мәгариф тармагында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде
Алдан хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаменты агымдагы елга тикшерүләр планы нигезендә 30 октябрьдән 27 ноябрьгә кадәр районның мәгариф учреждениеләрен тикшерде. Бүген, 4 декабрь көнне, Сарман гимназиясендә үткәрелгән йомгаклау киңәшмәсендә аның нәтиҗәләре игълан ителде. Тикшерүләр барышында районның 23 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе,...
-
Сарманлыларның кулы җылы
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» акциясе үткәрүе турында райондашлар хәбәрдар инде. Бүген аның кысаларында без, Җәлил бистәсендә булып, газета укучыларыбыз бәйләп алып килгән җылы оекбашлар, бияләйләрне Гөлназ Ильясовага һәм Вильдан Шакировка тапшырып кайттык. Аларга татлы күчтәнәчләребез дә бар иде. Коляскада гына йөрүче балаларга ярдәм акциябез дәвам...
-
Күңелләрне акландырсын,тормышыбызны пакьландырсын салмак кына яуган ап-ак кар
Сезгә Айсылу Калимуллинаның шигырен тәкъдим итәбез, дуслар! ***** Аклык ***** Ак кар өсләренә ак кар ява, Аклыкларга аклык кушыла. Табигатьнең үзен чистартуы, Безне чистартуы шушы ла! Күзне иркәләүче бу аклыкны, Күңелемә килә аласы. Бүген мине аклык сокландыра, Онытылды җирнең карасы... Айсылу Кәлимуллина- Фазлыева. фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
Безнең муниципаль хезмәткәрләр республикада - дүртенче
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең хезмәткәрләре арасында узган спартакиадага кичә Казанда йомгак ясадылар. Җирлек халкы 30 меңнән артык булган районнар төркемендә безнекеләр дә катнаштылар. Барлыгы 18 команда үзара көч сынаштылар. Волейбол, мини-футбол, чаңгы, йөзү, бадминтон, шахмат, өстәл теннисы, җиңел атлетика буенча булган нәтиҗәләрдән чыгып, гомумкоманда урыннары билгеләнде. Нәтиҗәдә, безнең район командасы...
-
"Шәфкать" үзәгендә "йолдызлар" кабынды
Бүген «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, «Йолдыз сәгате» дип исемләнгән бик матур чара узды. Аңа әниләре белән бергә инвалид балалар чакырулы иде.Төрле сәбәпләр белән очрашуга аларның кайберләре килә алмаган.Ә Сарманнан Асия Азиханова, Марсель Сабиров, Яңа Әхмәттән Айнур Даутов, Әлмәт авылыннан Лениза Газизова өчен әлеге очрашу чын...
-
Өчөйле Саклау авыл клубында инвалидлар көне уңаеннан “Җылы очрашулар” дип исемләнгән концерт булды
Өчөйле Саклау авыл клубында инвалидлар көне уңаеннан "Җылы очрашулар" дип исемләнгән концерт булды. Концертта Саклаубаш авыл җирлеге рәисе Габидуллина Лилия инвалидлар декасы уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.
-
Мортыштамак мəктəбендə "Билгесез солдат көне" билгелəп үтелде
2 нче декабрь Мортыштамак мəктəбендə "Билгесез солдат көне" билгелəп үтелде.Илебез иминлеге,безнең килəчəк буынның тынычлыгын саклап,һəлак булып,билгесез солдатлар каберлегенə күмелгəн солдатлар турында укытучы Фəнис Фаварисович чыгыш ясады.Укучылар һəйкəлгə венок куйдылар.