4 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кичәге кар өемебез – бүген пингвин!
Кичә без сездән бу кар өеменең нәрсә булачагын фаразлавыгызны сораган идек. Кемдер - Кар Кызы, кемдер - Кыш Бабай дисә, маймыл диючеләр дә булды, ә ул пингвинга әйләнеп куйды.
-
Район үзәгенең Ял паркында үзәк чыршыны бизиләр
Озакламый чыршы әзер булачак. Сарманны тагын да ямьләндереп җибәрер ул.
-
Сарман район Советы һәм Башкарма комитеты үзешчәннәре хәйрия концертына чакыра
Концерт 7декабрь көнне узачак, башлана 19.00. Килми калмагыз!
-
Хәрби комиссариатның район бүлеге Сарман аграр көллиятендә әңгәмә уздырды
Әңгәмә Ватан геройлары көне уңаеннан уздырылган. Студентлар презентация карадылар, геройлар турында тыңладылар.
-
Каникуллар "Сарман" газетасына үзгәреш кертә
Газетага котлау текстларын 10-15 көн алдан бирү кирәклеге турында без искәртеп торабыз. Яңа ел бәйрәме алдыннан да абунәчеләребезгә әйтер сүзебез бар. Бәйрәм белән бәйле кышкы «каникуллар»ның безгә дә кагылуы сәбәпле, быел газетаның соңгы саны - 30 декабрьдә, 2016 елның беренче саны 13 январьда чыгачак. Бу чорга туры килүче туган көннәр...
-
«Сарман»га очсыз бәядән язылып калыгыз!
Җәмәгать! Бары ун көн вакытыгыз бар. Нәрсәгә, дисезме? 2016 елның беренче яртыеллыгына «Сарман»га очсыз бәядән язылып калырга! 3 ДЕКАБРЬДӘН 13 ДЕКАБРЬГӘ кадәр подписка ункөнлеге игълан ителде һәмбу вакыт аралыгында «Сарман» газетасына ярты елга ташламалы язылу бәясе - 506 сум 64 тиен, «Новый Сарман»га 297 сум 18 тиен тәшкил итә
-
Иске Имән авылында Инвалидлар көне уңаеннан “Йөрәкләрдән күчсен җылылык” дигән кичә узды
Авыл җирлеге башлыгы Р.Исламова кунакларга сәламәтлек, ил- көннәребезнең имин булуын теләде. Кичәдә инвалид шагыйрьләр Г.Сагыйров,Ф.Яруллин, Л.Салахутдинованың тормышын һәм иҗат юлын яктырткан презентация булды, мәктәп укучылары шигырь сөйләделәр. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында инвалидлар көне үткәрелде
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Өмет белән яшик !"дигән исемдә инвалидлар көне узды.Актүбә инвалидлар җәмгыятенең "Өмет" төркеме рәисе , җырчы Ләйлә Карамова ,җырчылар Мәрьям Диярова, Раушания Ахметшина,Азнакайдан күрү мөмкинлекләре чикләнгән Гүзәл Ильясова,Валерий Зиннатуллин үзләренең моңлы,матур җырлары,үзәк өзгеч гармуннар белән уйнап авыл халкын сөендерделәр.Азнакай гүзәле Гүзәл Ильясова инәгә...