4 октябрь 2016 яңалыклары
-
Сарман гимназиясенең профсоюз комитеты ялларны күңелле оештыра
Сарман гимназиясенең профсоюз комитеты укытучыларның һәм мәктәп хезмәткәрләренең ялларын күңелле итеп оештыру өчен төрледән-төрле чаралар уздыра. Рәмилә Шиһапова, Эльвира Минһаҗева, Гөлнара Һадиуллина, Алсу Гыйниятуллина, Эльвир Шакиров, Гөлия Арсланова ярдәме белән үткәрелгән чаралар укытучыларның хәтерендә озак саклана. Профсоюз әгъзалары кызыклы бәйрәм кичәләре дә үткәрә, төрле шәһәрләргә экскурсияләр дә оештыралар. Коллектив алдагы...
-
Сарысаз-Тәкермән авылы өлкәннәре котлаулар кабул иттеләр
Сарысаз-Тәкермән авылы мәдәният йортында "Йөрәкләрдә әле яшәү яме!" дигән бәйрәм кичәсе үтте. Өлкәннәребезне хөрмәт итеп, олылап килгән җитәкчеләребез, авылыбыз үзешчәннәре, балалар тәбрикләде, аларга олы рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм корбан итеннән пешерелгән аш табыны артында дәвам итте.
-
Сарман балалары иминият таныклыгыннан мәхрүм калырга тиеш түгелләр
Һәрбер гражданин пенсияне мәҗбүри иминиятләү системасында теркәлергә һәм аның шәхси счеты булган иминият таныклыгы булырга тиеш. 14 яшькә җитмәгән балалары өчен әти-әниләр иминият таныклыгын, баланың туу турында таныклыгын күрсәтеп, яшәгән җирлектәге Пенсия фонды клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә, яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп ала алалар. Шулай ук ЗАГС органнары бала туу...
-
Районның “Автоледие” исемен Сания Сабирова яулады
Бүген, 4 октябрь көнне, район үзәгендә пенсия яшендәге хатын-кызлар арасында"Автоледи" бәйгесе үткәрелде. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен, машина белән идарә итү осталыкларын күрсәттеләр. I урынга, ягъни районның "Автоледие" исеменә Сания Сабирова лаек булды. Калган ике призлы урынны Әлфия Насыйбуллина һәм Даимә Кәлимуллина бүлештеләр. Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе...
-
Мортыштамак мәктәбе укучылары янгыннан саклану кагыйдәләрен беләләр
Кичә, 3 октябрь көнне, Мортыштамак мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган класс сәгатьләре үтте. Укучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, презентацияләр карадылар. "Янгын - дус та, дошман да" дигән темага ясап килгән рәсемнәрен күрсәттеләр.