4 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Фәрит Мөхәммәтшин Сарман районына эшлекле сәфәр кылды
Бүген безнең районга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәр кылды. Аның барышында ул Өчөйле Саклау авылында төзелгән күпфункцияле үзәкне ачу тантанасында катнашты, Саклаубаш мәктәбендә булды, Сарманда район активы белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшиннең эшлекле сәфәре турында тулы язманы газетабызның 5 сентябрь саныннан укыгыз.
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Сарман авылы табигате күренешләре
"Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына Альбина Нуруллина фотолар җибәрде.
-
Җәлил-Сарман юлындагы авария фаҗига белән тәмамланды
3 сентябрьдә 20:20 сәгатьтә Җәлил-Сарман юлының 21 нче километрында ВАЗ-21150 автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне, алдан баручы машинага дистанцияне сакламый һәм КамАЗ-5511 автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрдән ВАЗ-21150 автомобиле йөртүчесе фаҗига урынында вафат була. Шулай ук укыгыз: Ләшәү Тамак авылы егете юл һәлакәтенә очраган
-
Дими Тарлауда зират өйчеге төзелә
Дими Тарлау авылы зиратында зират өйчеге төзү эшләре бара.
-
Ләшәү Тамак авылы егете юл һәлакәтенә очраган
3 сентябрьдә 21:00 сәгатьтә Әлмәт-Мөслим юлының 29 нчы километрында ВАЗ-21099 автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне, алдан баручы машинага дистанцияне сакламый һәм МТЗ-82 тракторына бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-21099 йөртүчесе башның маңгай өлеше ярасы белән Әлмәт шәһәрендәге "Татнефть" җәмгыятенең медсанчастена озатыла.
-
Яхшыбайда зур үрмәкүч тотканнар
Кичә Яхшыбай авылының бер йортында зур үрмәкүч тотканнар. Аны банка белән генә тота алганнар. Башлыча, әлеге үрмәкүч - тарантул. Ул, агулы булса да, кеше өчен артык зыянлы түгел. Тик, шулай да, сак булырга кирәк: ул тешләгән урын шешеп чыга һәм бик нык авырта.