Саранчасы да килергә мөмкин
Республиканың 20 районында, шул исәптән безгә күрше Әлмәттә дә, саранча пәйда булган. Аның таралуына юл куймау өчен, даими эшкәртүләр, тикшерүләр алып барыла. Саранчаның бик тиз үрчүе һәм "комсыз" бөҗәк булуы билгеле. Алай-болай чикерткәгә охшаган, яшькелт-көрән төстәге шикле бөҗәк күрсәгез, кичекмәстән 2-42-94, 2-54-31 телефоннарына хәбәр итүегез сорала.