4 июнь 2015 яңалыклары
-
Чәчүлекләргә бәя бирелде
Бүген районда Сабантуйлар алдыннан үтә торган традицион чара - чәчүлекләрне кабул итү булды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте генераль директорының игенчелек буенча беренче урынбасары Ринат Гобәйдуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр»ның район филиалы белгечләре, агрофирмаларның директорлары һәм баш агрономнары катнашты. Чәчүлекләрне бәяләгәндә аларның...
-
Республиканское движение “Вместе с Президентом” организует площадку “Спортивный Татарстан” на Сабантуе в Сарманово
Активисты республиканского движения «Вместе с Президентом» готовятся к участию в Сабантуе. По всем районам Татарстана, в том числе, в Сарманово во время проведения праздника местные отделения Движения организуют собственные площадки - «Спортивный Татарстан». На этих площадках жители республики смогут проверить свои силы в сдаче норм ГТО. Самые активные - получат...
-
Сабантуйда ГТО нормаларын тапшырырга була
"Президент белән бергә" акциясе кысаларында район Сабан туенда "Спортлы Татарстан" конкурсы оештырыла. ГТО нормаларын тапшыру буенча мәйданчык эшләячәк һәм теләгән кешеләр ГТО нормаларын тапшыра алачаклар. Ир-атлар өчен гер күтәрү, җирдән кулда күтәрелү, урыннан озынлыкка сикерү оештырыла. Хатын-кызлар өчен эскәмиядән күтәрелү, яткан җирдән гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү каралган. Норматив үтәүчеләргә...
-
Казанда тантаналы җыелышта безнең район вәкилләре дә катнаштылар
Казанда Татарстан парламентаризмы оешуның 25 еллыгы уңаеннан узган тантаналы җыелышта безнең район вәкилләре дә катнаштылар. Алар - муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Җәлил бистәсендә яшәүче Николай Горшунов. Николай Викторович ТР Дәүләт Советының XII чакырылыш (1990-1995 еллар) депутаты булган, ике дистә елдан артык "Җәлилнефть" идарәсендә эшләгән.
-
11 июньдә Даулы болында район өлкәннәре өчен Сабантуй үткәреләчәк
Башлана 10.00 сәгатьтә. Хәрби комиссариат янына өлкәннәрне йөртү өчен автобус куела. Рәхим итегез!
-
Кәүҗияк авылында Сабантуйга әзерлек бара
3 июнь көнне Кәүҗияк авыл җирлегендә Сабантуйга бүләк җыю оештырылды.Мәдәният хезмәткәрләре укытучылар белән берлектә Сабантуйга бик күп бүләкләр җыйдылар.Балалар да читтә калмады.Авыл халкы бик теләп үзенең бүләкләрен бирде һәм чын күңелдән изге теләкләрен җиткерде.Бүләк җыю җыр, бию белән бергә үрелеп барды. Тулырак фоторепортажны сылтамадан узып карагыз