4 апрель 2016 яңалыклары
-
Сарманда авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә үткәрелде
Бүген, 4 апрель көнне, район мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары өчен өйрәтү-укыту зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика Президентының Территорияләр белән эшләү буенча идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Нефедов, төрле тармакларның министрлары урынбасарлары, прокуратура хезмәткәрләре, Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман, Актаныш, Зәй,...
-
"Иң матур кош оясы". Ләшәү Тамактан Сәхәповлар
Кош оялары темасына багышланган конкурс Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә үткәрелгән иде. Анда "Кош оялары" конкурсының "Иң дөрес ясалган сыерчык оясы" номинациясендә 6 нчы сыйныф укучысы Ильвир Сәхәпов һәм 3 нче сыйныф укучысы Ләйсән Сәхәпова җиңделәр. Хәзер алар безнең "Иң матур кош оясы" конкурсында катнашалар.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – какланган тавык белән салат
Сезгә какланган тавык белән салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - помидор - 1 данә; - сельдерей сабаклары - 500 грамм; - тавык йомыркасы - 3 данә; - тоз - 2 чеметем; - майонез - 100 грамм; - какланган тавык - 300 грамм. Йомыркаларны пешерәбез, барлык ингредиентларны да шакмаклап турыйбыз....
-
Сарайлыда Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча ярышлар үтәчәк
8 апрельдә Сарайлы авылы мәдәният йортында 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча X шәхси-команда ярышлары үтәчәк. Башлану вакыты - 10.00 сәгать. Ярышларның төп хөкемдары һәм аларны оештыручы - Нәркиз Мөхәммәтов. Ярышларга хәзерлек һәм аларны үткәрү белән җитәкчелек яшьләр эше, спорт һәм...
-
Күтәмәледә "Ихлас" мөселман хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Рәйханә Ханнанова белән очрашу үтте
2 апрельдә Күтәмәле мәдәният йортында республиканың "Ихлас" мөселман хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Рәйханә Ханнанова белән очрашу үткәрелде. Аның белән күрешеп сөйләшү, вәгазьләрен тыңлау, кызыксындырган сорауларга җаваплар алу анда катнашкан һәркем күңеленә хуш килде. Ул ислам дине, намаз уку, әдәп-әхлак кагыйдәләре турында сөйләде. Бу кагыйдәләрне һәркем үтәргә тиешлекне аңлатты. Очрашуның нәтиҗәсе буларак,...
-
Ләшәү Тамакта китапларга күзәтү ясалды
Ләшәү Тамак авыл китапханәсендә, Балалар китабы көне уңаеннан, яңа кайткан китапларга күзәтү ясалды.