4 март 2017 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – базилик һәм душ исле борыч белән лимонад
Сезгә базилик һәм душ исле борыч белән лимонад рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лайм - 3 данә; - лимон - 2 данә; - яңа базилик - 2 сабак; - хуш исле борчаклы борыч - 10 данә; - су - 2 литр; - шикәр - 1,5 стакан. Сироп пешерәбез: кәстрүлгә...
-
Сарманның "Старт" хоккей командасы "Татнефть" җәмгыяте Кубогының финалына чыкты
Сарманның "Старт" хоккей командасы "Татнефть" җәмгыяте Кубогына ярышларда катнаша. Актүбә бистәсенең "Кристалл" командасын 4:2 исәбе белән җиңеп, безнең егетләр финалга чыктылар. Аларга уңышлар телибез.
-
Район өлкәннәре шашка һәм шахмат ярышларында җиңделәр
Түбән Кама шәһәрендә шашка һәм шахмат буенча республика өлкәннәре арасында зона темпо-турниры үткәрелде. Бу ярышларда район командасы II урынга лаек булды. Ә шәхси беренчелектә Альберт Якупов (Җәлил) шашка буенча - I урынны, хатын-кызлар арасында Галия Гәрәева (Мортамак) II урынны яулады. Сарманнан Вәсилә Мортазина шахмат буенча I урынга лаек булды. Аларга...
-
Сарман каргалары беркайчан да ялгышмыйлар
Кара каргаларны язның беренче билгеләре дип юкка гына атамыйлар. Бу кошлар, "кул асларында", календарь булмаса да, беркайчан да ялгышмыйлар. Быел алар иртә - февраль ахырында кайттылар. Халык сынамышлары буенча, кара каргалар мартка кадәр кайтсалар, су иртә төшәчәк.