4 март 2016 яңалыклары
-
"Яз гүзәле". Азалактан Айшә Нуртдинова
"Яз гүзәле" конкурсының беренче катнашучысы билгеләнде. "Минем бәләкәчем Азалак авылында яши. Чибәр кызымның исеме дә шундый матур - Айшә. Аңа 5 яшь", дип язды безгә Айсылу Нуртдинова.
-
Сарман үзәк балалар китапханәсендә "Ул минем кадерлем, дөньяда бердәнберем" дигән кичә үткәрелде
Кичә Сарман үзәк балалар китапханәсендә - «Кояшлы дөнья» гаилә мәгълүмати-ял итү үзәгендә "Ул минем кадерлем, дөньяда бердәнберем" исемле, әниләргә багышланган әдәби кичә үтте. Кичәгә балалар белән бергә әбиләр һәм әниләр дә чакырылган иде. Китапханәчеләр балаларга әниләрнең иң кадерле олы зат булулары турында сөйләделәр, әниләргә багышлап мәкальләр әйттеләр. Балалар үзләре дә...
-
Район үзәк китапханәсендә "Бүләк итик күңел җылысын" дигән кичә үтте
Сарман үзәк китапханәсенең уку залында "Бүләк итик күңел җылысын" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды. Китапханә хезмәткәрләре әниләр, әбиләр, апалар, кызлар турында язылган шигырь-җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль тамаша әзерләп, китап сөючеләр хозурына җиткерделәр. Бәйрәм барышында "Тормышының язы һәм чәчәге - Хатын-кыз" дип исемләнгән китап...
-
Иске Кәшер балалар бакчасында "Ана – балаларның терәге, гаиләнең йөрәге" дигән бәйрәм чарасы узды
Кичә Иске Кәшер балалар бакчасында "Ана - балаларның терәге, гаиләнең йөрәге" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Балалар һәм тәрбиячеләр концерт номерлары күрсәттеләр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәмдә җырчы һәм "Яшел ут" конкурсында катнашкан балалар бүләкләнде.
-
Сарманлылардан "Яз гүзәле" конкурсында активрак булу сорала
Без 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан без "Яз гүзәле" дигән конкурс үткәреп алырга булган идек. Тик сез, интернет кулланучыларыбыз, катнашырга бер дә ашыкмыйсыз. Сезне актив булырга өндибез. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар-сеңелләр, сездән матур фотолар һәм үзегез турында кыскача мәгълүмат көтеп калабыз. Аларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. ВКонтакте...
-
Кул эшләре осталары арасында конкурс. Сарманнан Диләрә Фәретдинова
Без район газетасының 85 еллыгы уңаеннан абунәчеләребез арасында конкурска старт биргән идек. Безнең анда беренче катнашучыбыз - Сарман урта мәктәбенең 3 "А" сыйныфы укучысы Диләрә Фәретдинова. Ул газетадан менә шундый матур чыршы ясаган.
-
Сарманлылар шикле кешеләр һәм предметлар турында хәбәр итәргә тиеш
Таныш булмаган шикле кешеләр күргәндә, шикле предметларга тап булганда, 02, 8(85559) 2-49-02 телефоннары буенча район эчке эшләр бүлегенә яки 8(85558) 7-14-69, 8-9179398620 телефоннары буенча РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зәй бүлекчәсенә хәбәр итәргә кирәк.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – он белән йомырка тәбәсе
Сезгә он белән йомырка тәбәсе рецепты тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 8 данә; - тары оны - 4 аш калагы; - сарымсак - 4 тырнак; - тоз, су, зәйтүн мае - тәм буенча. Йомырканы кәсәгә ватыгыз, тоз сибегез һәм бераз тотыгыз. Әкрен генә он сибегез, бутарга онытмагыз:...