4 февраль 2018 яңалыклары
-
"Бергә бәхетле" фотоконкурсының чираттагы катнашучылары - Айгөл һәм Ленар Ганиевлар
Сарманнан Ленар һәм Айгөл "Бергә бәхетле" фотоконкурсында катнашырга теләк белдереп, безгә үзләренең фотоларын җибәрделәр.
-
Фотобәйгедә катнашырга чакырабыз, кадерле дуслар, Гашыйклар көне уңаеннан фотобәйге игълан итүебез хакында язган идек инде. Сезне активрак булырга чакырабыз.
-
Дәүләт Думасы бала тәрбияләү ялын озайтырга һәм аны хезмәт стажына кертергә тәкъдим итә
Әлегә 1,5 ел бала тәрбияләү вакыты гына ана кешенең хезмәт стажына кертелә. "Гадел Россия" партиясе депутатлары бала тәрбияләү ялын 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр озайтырга тәкъдим иткәннәр. Бу вакыт, пенсия билгеләү өчен, хезмәт стажы булып саналырга тиеш. Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта федераль ММЧ хәбәр итә, дип яза...
-
Сарманлылар яман шеш каршы актив көрәшәләр
Һәр елның 4 февраленда Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул "Онкологик авыруларга каршы көрәш буенча халыкара берләшмә" (UICC) тарафыннан игълан ителгән. Рак авыруларын тәмәке тартуны ташлау, физик активлык, файдалы азыклар ашау, рак тудыручы вирусларга каршы вакцинацияләр, кояшта һәм солярийда булуны киметү ярдәмендә булдырмыйча калып була. Сезгә күбрәк чөгендер,кишер,помидор...
-
Райондашлар,сак булыгыз!
Башкортстанда дуңгыз гриппы белән авыручылар теркәлгән Пациентларда дуңгыз гриппы һәм В вирусы штаммнары табылган. Башкортстанда дуңгыз грииппы белән беренче авыручылар теркәлгән. Пациентларда дуңгыз гриппы һәм В вирусы штаммнары табылган. Бу хакта "Башкортстан" ДТРК төбәкнең баш санитар табибы Евгений Степановка сылтама белән хәбәр итә. "Башинформ" матбугат агентлыгы шул хакта яза. Атна...
-
Ләшәү-Тамак мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме балалары кошчыкларны сыйлыйлар
Ләшәү-Тамак мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме балалары кошларны кайгырталар.Кышкы салкыннар кешеләргә генә түгел кошларгада авырлык китерә.Кыш көне кошларга азык табу авырлаша.Шуның өчен бакча балалары җимлекләр элделәр.Балаларның әтиләре,абыйлары ясаган җимлекләр бик уңайлы,матур булган.Агач ботакларына эленгән җимлекләргә балалар кереп киткәнче үк берничә кошчык очып килеп кунган иде инде.
-
Янурыс балалар бакчасында дидактик уеннар үтте
Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары...
-
Хәерле иртәләр белән, кадерле дуслар.
Көнебез кайгы-хәсрәтсез, шатлыкларга мул булып узсын. Һәр мизгелнең кадерен белеп, тормыш матурлыгын аңлап-бәяләп, балаларга, өлкәннәребезгә игътибар күрсәтеп яшик. Фото:https://pixabay.com/ru/photos/