4 февраль 2016 яңалыклары
-
Район газетасы сатуда да бар
Район газетасына ниндидер сәбәпләр белән языла алмый калганнар аны редакциягә килеп сатып ала алалар. Газета шулай ук сатуга почта элемтә үзәгендәге киоскка, кече базарга чыгарыла.
-
Сарманлылар сәламәтлекләрен кайгырталар
4 февральда Бөтендөнья рак авыруларына каршы көрәш көне яки Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул Халыкара ракка каршы берләшмә тарафыннан 2005 елдан башлап оештырыла. Татарстанда 90 мең кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора. Аны булдырмас өчен дөрес тукланырга, профилактиканы кире какмаска, начар гадәтләрдән арынырга һәм сәламәт яшәү...
-
Сарманлылардан Изге Вәли көне уңаеннан игълан ителгән конкурста активлык сорала
Без 14 февраль - Изге Вәли көне алдыннан конкурс игълан иткән идек. Тик әлегә катнашучылар юк. Сездән, активрак булуыгызны сорап, үзегез өчен иң истәлекле Изге Вәли көне турында язма һәм фото көтеп калабыз. Аларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Җиңүчене үзебез билгеләячәкбез, аңа бүләк булачак.