4 февраль 2014 яңалыклары
-
Җәлилнең дүртенче санлы "Красная шапочка" балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара узды
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, Җәлилнең дүртенче санлы "Красная шапочка" балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үткәрелде. Балаларның белемнәрен тикшерергә юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдыйкова һәм район мәгариф бүлегенең баш белгече Альфира Шәрифуллина чакырылганнар...
-
Сарманлылар ракка каршы актив көрәшәләр
Һәр елның 4 февраленда Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул "Онкологик авыруларга каршы көрәш буенча халыкара берләшмә" (UICC) тарафыннан игълан ителгән. Статистика буенча, 43 процент рак авыруларын тәмәке тартуны ташлау, физик активлык, файдалы азыклар ашау, рак тудыручы вирусларга каршы вакцинацияләр, кояшта һәм солярийда булуны киметү ярдәмендә булдырмыйча калып...
-
Айрат белән Азалия Сарман урта мәктәбендә укыйлар
Игезәкләр Айрат һәм Азалия Шакировларга 10 яшь узган елның декабрь ахырында тулды. Алар Сарман урта мәктәбендә белем алалар.
-
Сарман урта мәктәбе укучысы "Әфганстан – батырлык җире" конкурсында җиңде
2014 елның февраль аенда Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуына 25 ел булуга багышланган "Әфганстан - батырлык җире" ("Место подвига - Афганистан") дип аталган иҗади конкурста Сарман урта мәктәбе укучысы Лилия Миңнегәрәева җиңү яулады. Ул Республика хәрби комиссариатының почет грамотасына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Лилия конкурсның муниципаль этабында җиңче буларак, республика...
-
Азнакай-Дүсем юлындагы юл һәлакәте өч кешене Җәлил хастаханәсенә озатты
3 февральда Азнакай-Дүсем юлының 34 километрында Лада-111730 автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне сакламыйча һәм үзенең автомобиле белән юлның киңлеген чамаламыйча, каршы якка чыга һәм Volkswagen Polo автомобиле белән бәрелешә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә чит ил машинасы йөртүчесе һәм аның пассажиркасы төрле җәрәхәтләр белән Җәлил хастаханәсенә озатылалар. Лада-111730 автомобиле пассажиркасы шунда ук озатыла.