4 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Хәерле тыныч төннәр, матур төшләр барыгызга да,сарманлылар!
фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
Сарысаз-Тәкермән мәдәният йортында балаларга курчак театры күрсәтелде
Сарысаз-Тәкермән мәдәният йортында 4 нче гыйнвар көнне балалар иртәсе узды.Бәйрәмгә әкият геройлары килгән иде.Балаларга курчак театры күрсәтелде.
-
Азалак мәдәният йортында балаларның каникуллары күңелле үтә.
Каникул вакытын файдалы итү максатыннан, район үзәгендә, авылларда төрле чаралар үтә. Күңелле стартлар, ярышлар балалар сәламәтлегенә дә файдалы, буш вакытларын кызыклы үткәрергә дә ярдәм итә .
-
Иске Минзәләбаш мәдәният йорты каршында балалар өчен "Кыш бабайлы Яңа ел " исемле бәйрәм иртәсе уздырылды
4 январь көнне Иске Минзәләбаш мәдәният йорты каршында балалар өчен "Кыш бабайлы Яна ел " исемле бәйрәм иртәсе уздырылды. Төрле спорт уеннары, җыр- бию, чәй белән кайнар коймак балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә бик ошады.
-
Сарманлыларга сөенечле хәбәр:минималь хезмәт хакы күләме артты
Беренче гыйнвардан айлык минималь хезмәт хакы 9489 сумны тәшкил итәчәк. Узган ел ахырында аның күләме 7800 сумнан гыйбарәт иде. Ул 21,7 процентка арткан. Россия Президенты Владимир Путин узган елда имзалаган закон карары нигезендә, бүгенге көндә Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә. 2019 елның беренче гыйнварыннан...
-
Райондашлар,исегездә тотыгыз:гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда томан булуы турында кисәтә
Әлеге кисәтү 18.00 сәгатькә кадәр гамәлдә. (Казан, 4 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 4 гыйнварда иртән һәм көндез республикада урыны белән томан көтелә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы...
-
Районда, яңа елга чыккач, бер бала да тумаган әле
Бала тудыру йортыннан алынган мәгълүматларга караганда, әлегә районда яңа туган сабыйлар юк. Кем беренче аваз салыр, малаймы, кызмы, бергәләп күзәтик, хөрмәтле дуслар. Хәер, кем булса да, сәламэт бала булсын, гаиләсенә сөенеч, бәхет алып килсен.
-
Сарман балалары торт ярата
Балаларның кышкы каникуллары дәвам итә. Аларның бәйрәм каникулларын тагын да ямьләндерү өчен, зур һәм тәмле торт рецептын тәкъдим итәбез. Корж өчен бер стаканнан артыграк он, 250 грамм ак май, 3 йомырка, 3 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 2 аш калагы каймак, 1 стакан шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, 1 пакет...
-
Раян абый юбилеен билгеләп үтә
Сарманда яшәүче Илһаметдинов Раян Илһаметдин улына кичә, 3 январь көнне, 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, матур теләкләрен җиткереп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярны шулай ук "Шәфкать" үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл...
-
Хәерле пәнҗешәмбе иртәләре белән брыгызны да!
Барыгызга да уңышлы көннәр насыйп булсын. Юлдагылар исән-имин йөреп өйләренә кайтсын, авыручылар терелсен, талашканнар дуслашсын, нинди дә булса проблемалары булганнар аннан чыгу юлын тапсыннар, ә инде бәхетлеләр бары бәхетле булсыннар! фото из:https://vk.com/public99919865