4 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Сарманлылар интернетта сак булырга тиеш
Интернет челтәрендә хәзер чамалап аралашырга туры киләчәк. Бер миллионнан артык аудиториясе булган интернет-сайтлар яңа елдан массакүләм мәгълүмат чарасы булып саналачак. Алар закон алдында җавап тотачак. Интернет басмалар үзләре таратачак мәгълүматның дөреслегенә инанырга тиеш. Моннан тыш, анда дәүләт сере булган мәгълүматны урнаштыру тыела.
-
Район халкы чүп түккән өчен күбрәк түләячәк
Моны түләү кагазьләрен алгач күрербез. Чөнки яңа елдан коммуналь түләүләр кәгазендә йорт ихтыяҗлары өчен түләү графасы юкка чыгачак. Ул торак хезмәтләре графасына күчә. Димәк, гомум йорт чыгымнары алга таба фатирда яшәүчеләр исәбенән түгел, ә төбәк хакимияте билгеләгән норматив буенча түләнәчәк. Январьдан табигый рессурсларга, шул исәптән көнкүреш калдыкларын юк итүгә дә...
-
Сарманлыларга юлга чыкмаска киңәш ителә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ихтыяҗ булмаганда шәхси транспортта торак пунктлардан читкә китмәскә, урманнарга, балыкка чыкмаска киңәш итә. Бүгеннән Татарстанда, шул исәптән Сарман районында да, кисәк суыта. Юлда ватылып туктаган машина күрсәгез, ярдәм күрсәтегез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез, дип кисәтә Татарстан гадәттән тыш хәлләр миинстрлыгы.
-
Социаль хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче коммерцияле булмаган район оешмаларына дәүләт ярдәме артачак
Социаль хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт күбрәк ярдәм итәчәк. 1 январьдан аларга иҗтимагый файдалы хезмәт күрсәтүче статусы бирелеп, алар, ким дигәндә, ике елга ташлама алачаклар.