3 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Карашай Саклау балалар бакчасында уен мәйданчыгы урнаштырылды
Карашай Саклау балалар бакчасына йөрүче сабыйларга зур куаныч өстәп, җирлек ярдәме белән уен мәйданчыгы кайтарылып урнаштырылды.
-
Зур Нөркәйдә яңартылган "Сабит" чишмәсе ачыла
Иртәгә, 4 ноябрьдә, 10.00 сәгатьтә Зур Нөркәй авылында яңартылган "Сабит" чишмәсе ачыла. Райондашларны, читтә яшәүче авылдашларны шул уңайдан тантанага көтәләр.
-
"Җәлил" агрофирмасында уңыш бәйрәме узды
29 октябрьдә «Җәлил» агрофирмасында көзге кыр эшләрен уңышлы тәмамлау уңаеннан бәйрәм оештырылды. Бәйрәм бик күңелле узды, агрофирма үзешчәннәре матур концерт күрсәттеләр. Кичә уеннар, биюләр белән барды. Алдынгы механизаторларга, комбайнчыларга грамоталар тапшырылды. Нияз Даутовка һәм Илфат Шәкүровка ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан грамота бирелде.
-
Район халкы өч көн рәттән ял итәчәк
Ноябрь ялларында безне өч көн ял көтә. Иртәгә, 4 се - Халыклар бердәмлеге көне, 5 се,6 сы - ял көннәре. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне, якшәмбегә туры килсә дә, яңа закон буенча дүшәмбегә күчерелми. Бүген, 3 ноябрь, эш көне бер сәгатькә кыскара.
-
Район укытучылары бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар
Бүген, 3 ноябрьдә, республика укытучылары диагностик тестлаштыруда катнашалар. Ул беренче тапкыр узган елда үткәрелде. Укытучыларның бердәм дәүләт имтиханы тапшыруы белем бирү сыйфатын арттыруга юнәлтелгән. Тик аңа каршы чыгучылар да бар икән, петицияләр дә язылган. - Диагностик тестлаштыру үткәрү мин уйлап табып кына башкарылмый, бу - белем бирү сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән...
-
Район газетасының киләсе саны 9 ноябрьдә чыгачак
Хөрмәтле дуслар! Күпләрегез, район газетасының чәршәмбе санын алгач, аптырагандыр. Ул бит сигез битлек урынына дүрт кенә битле чыкты. Моның сәбәбе - ноябрь ялларына туры килү, шуңа күрә җомга саны чыкмаячак. "Сарман"ның киләсе саны 9 ноябрьдә дөнья күрәчәк.
-
Сарманлылар өчен ноябрь аена намаз вакытлары
Ноябрь аена намаз вакытлары.