3 октябрь 2016 яңалыклары
-
Районның уңган чөгендерчеләре бүләкләнде
Шикәр чөгендере алуда һәм төяүдә эшләүче механизаторлар чираттагы ункөнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләнделәр. Аларга акчалата бүләкләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар. Чөгендер алу комбайннарында эшләүчеләр арасында узган ункөнлек нәтиҗәләре буенча беренчелекне «Җәлил» агрофирмасыннан Айрат Хаҗиев,...
-
Зур Нөркәйдә “изге йөрәкләр” өлкәннәрне котладылар
1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь "Өлкәннәр көне" итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, соңрак бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Шушы уңайдан Зур Нөркәй мәктәбе коллективы "Изге йөрәкләр" акциясе оештырды. Укучылар Һәр йортта яшәгән әби-бабайларны бәйрәмнәре белән котладылар, үз куллары белән ясаган открыткаларны бүләк...
-
Район өлкәннәрен “Шәфкать” тә зурлады
Узган җомгада "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин районыбыз өлкәннәре белән очрашты. Бирегә үзәктә хезмәт куеп, лаеклы ялган чыккан ветераннар, хәзерге вакытта шунда ял итүче өлкәннәр, сөт заводыннан лаеклы ялга киткәннәр чакырулы иде. - Өлкәннәр белән очрашу матур традициягә әверелде. Без бүген мул тормышта яшәвебез белән...
-
Азалакта өлкәннәр өчен бәйрәм оештырдылар
Өлкәннәр көне уңаеннан Азалак авылы мәктәбендә тантаналы кичә үткәрелде. Аларны бәйрәм белән иң элек авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов тәбрикләде. Котлаулардан соң өлкәннәр өчен матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Мул табын артында өлкәннәр үзара фикер алыштылар, яшьлекләрен искә төшерделәр, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
-
Райондашыбыз Ришат Әхмәтов – республика “Автобабае”
Узган атнада Казанда республика ЮХИДИ идарәсендә өлкәннәр көненә багышланган автотранспорт йөртү осталыгын бәяләү буенча пенсионерлар арасында бәйге үткәрелде. Безнең районнан конкурста Җәлил бистәсеннән Ришат Әхмәтов катнашты. Конкурсантлар ике төрле ярышта көчләрен сынадылар: юл йөрү кагыйдәләре Һәм автошәһәрчектә транспорт чарасын йөртү буенча. Ришат абый, ике төрле ярышта да яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп,...
-
Райондашыбыз Резедә Юнысова өлкәннәрне зурлашты
Өлкәннәр көне уңаеннан Мортыштамак авылы мәдәният йортында бәйрәм оештырылды. Мәктәп кучылары үзләренең чыгышлары, концерт номерлары белән әби-бабайларны тәбрик иттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук көзге уңышлардан бик матур күргәзмә оештырылган иде. Бу күргәзмәдәге өстәлләрне бизәүдә Мортыштамак мәктәбенең рус теле укытучысы Резедә Юнысова зур булышлык күрсәтте. Тырыш хезмәте өчен авыл җирлеге...
-
Сарманда африка чумасыннан саклану чараларын күрәләр
Дуңгызларда африка чумасы Татарстанга килеп җитте. Нурлат районының Сосновка авылында үлгән дуңгызны тикшерү нәтиҗәләре аның шул чирдән җан тәслим кылуын күрсәткән. Хәзер авыруның таралуына юл куймас өчен, якын-тирә авылларда һәм районда гына түгел, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс, Чирмешән, Чистай районнарында да карантин кертелде. Бүген район Советында бу уңайдан...
-
Зур Нөркәй мәктәбендә Өлкәннәр көне зурлап билгеләп үтелде
Өлкәннәр көне уңаеннан Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Лидия Габдрахманова, Лилия Саетова, Илмира Әхәтова, Ландыш Мәхубрахманова укучылар белән берлектә "Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне" дигән темага бәйрәм кичәсе үткәрделәр, әби-бабайларны кунакка чакырдылар. Бәйрәм кичәсе өлкәннәргә багышланган сценарий белән башланып китте. Кунакка әкият геройлары килгән иде. Өлкәннәребез аларның кызыклы...