3 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Сарманда бадминтон ярышлары үтәчәк
5 сентябрьдә эшчеләр спартакиадасы кысаларында беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында бадминтон ярышлары үтәчәк. Башлану вакыты - 9:00 сәгать. Тулырак мәгълүмат - "Спорт в Сармановском районе" төркемендә. Шулай ук укыгыз: "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы командасы районда мини-футбол ярышларында җиңде
-
Сарман редакциясе яңа рубрикага рецептлар көтә
Бүген без елга якын барган "Тылсымлы ашъяулык" конкурсына йомгак ясыйбыз. Аның җиңүчесе дип Кәүҗияк авылында яшәүче Лилия Гаязова табылды. Ул үз рецепты буенча торт пешергән һәм аны "Лилия торты" дип атаган иде. Шулай ук билгеле ризыкларга үзләреннән үзгәлек кертүче ике хуҗабикәнең рецептларын билгеләп үтәргә булдык. Алар - Яхшыбай авылыннан Әлфия...
-
Район кырларында эш тынмый
Урып-җыю, көзге чәчү, шикәр чөгендере алу бара. 2 сентябрьгә игеннәр 38258 гектардан җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 23,9 центнер уңыш алынып, барлыгы 91480 тонна ашлык суктырылды. Көзге чәчү 7600 гектарда башкарылды, 24400 гектарда җирне төп эшкәртү үткәрелде. Хуҗалыклар шикәр чөгендере алуга керештеләр. Ул 240 гектардан казылды. Һәр гектардан уртача 280...