3 август 2016 яңалыклары
-
Сарысаз Тәкермәндә балалар кызыклы мультфильм карадылар
Сарысаз Тәкермән мәдәният йортында балалар кызыклы мультфильм карадылар. Ул балаларга бик ошады. Алар тагын килүләрен сорадылар.
-
Әлмәт авылында зиратларда чистарту өмәләре узачак
7 августта Әлмәт авылында зиратларда чистарту өмәләре уздырыла. Барлык авылдашларны, якташларны балта, пычкы кебек эш кораллары белән 8.00 сәгатькә көтәләр.
-
Даулы болында умартачылар киңәшмәсе үтәчәк
6 августта 10.00 сәгатьтә Даулы болында умартачылар киңәшмәсе була.
-
Районда эшләүче пенсионерларның пенсияләре артты
Пенсиядә булып та, эшләүче гражданнарның пенсияләре 1 августтан яңадан исәпләнелде. Өстәмәләр һәрбер эшләүче пенсионерга шәхси хисаплана һәм берничә сумнан алып 200 сумнан артыграк, ягъни 214 сум 23 тиен булырга мөмкин. Яңадан хисаплау исәпләнгән иминият кертеме суммасына бәйләнгән.
-
Район инвалидлар җәмгыяте грантлар отты
2015 елда район инвалидлар җәмгыяте "РИТЭК" ААҖ җәмгыяте үткәргән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында һәм республиканың Икътисад министрлыгы социаль юнәлештәге коммерциянеке булмаган оешмалар арасында уздырган конкурсларда катнашты. Быел аңа йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча район инвалидлар җәмгыяте грантлар отты. Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы өчен алган грантка Чукмарлы авылында чишмә...