3 июль 2015 яңалыклары
-
Сарман редакциясе терлек азыгы әзерләүгә үз өлешен кертте
Бүген "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре яфрак азык әзерләүгә чыктылар. Терлек азыгы өчен яшь тал ботаклары кулланылды. Ул "Сарман" агрофирмасының "Якты көн" бүлекчәсенә тапшырылды.
-
Иске Кәшер һәм Кәүҗияк авылларында ФАПлар ачылды
Бүген Иске Кәшер һәм Кәүҗияк авыллары халкы өчен сөенечле вакыйгалар булды - аларда фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Яңа объектларны ачу тантанасында якташыбыз - сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башккарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар. Чыгыш ясаучылар республикада, шул исәптән безнең районда тормышка ашырылучы программалар буенча сафка...
-
Районда күпьелык үләннәрнең беренче катын чабып алу төгәлләнде
Хуҗалыкларда базларга 31100 тонна сенаж салынды, 6120 тонна печән, 70 тонна яфраказык әзерләнде. Алар 64600 гектарда - чүп үләннәренә, 20600 гектарда - корткычларга, 9300 гектарда авыруларга каршы эшкәртелделәр. Көзге чәчү өчен 8800 гектарда чиста пар җирләре эшкәртелде, 1100 гектарда күпьеллык үләннәрнең картайган мәйданнары сөрелде. Бу эшләр дәвам итә.
-
Районда сыер, кәҗә асраучыларга ярдәм булачак
Шәхси хуҗалыгында сыер асраучыларга хөкүмәт ярдәме быел да булачак. Ул бер сыерга 3000 сум күләменнән биреләчәк. Алай гына да түгел, быел кәҗә асраучылар да ала алачак бу ярдәмне. Бер яшьтән олырак ана кәҗәләргә 1000 сум исәбеннән ярдәм күрсәтеләчәк. Сыер, кәҗә асраучы кешеләрнең, ярдәм кирәксә, тиз арада авыл җирлеге башкарма комитетларына...