3 июль 2014 яңалыклары
-
Сарманда 4 июльдә ут бетеп алачак
Район үзәгендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шул сәбәпле, Сарманда иртәгә тагын ут бетәчәк. Ул өлешчә Куйбышев Ленин урамнарында булмаячак. Бетү вакыты - якынча 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр.
-
Сарманда инвалид спортчылар арасында автоузыш үтәчәк
4 июльдә Сарманда Татарстан Республикасы инвалид спортчылары арасында автоузыш булачак. Бу көнне район ял паркында төрле чаралар, концерт программасы, спорт ярышлары каралган. Башлану вакыты - 14:30 сәгать. Рәхим итегез!
-
Сарман картингчылары Байлар Сабасында призлы урыннар алдылар
Июнь ахырында Байлар Сабасы бистәсендә картинг ярышлары буенча XIX Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Сарман картингчылары "Стандарт" төркемендә призлы урыннарга ия булдылар. Риналь Сабиров "Стриж" классында икенче урынны алды, "125-А" классында Айрат Фәрхетдинов өченче килде. Алмаз Ахмедов, Илһам Шакиров, Рәмис Хәбибуллин, Артур Заһиров һәм Булат Нигъмәтҗанов үз классларында уңышлы гына чыгыш...
-
Район тарихында беренче тапкыр һөнәри белем алу турында дипломнар тапшырылды
- Район тарихында беренче тапкыр урта һөнәри белем алу турында диплом тапшырыла бүген, - дип, укучыларның, ата-аналарның сөенече, читкә китми дә, мондый уңайлы мөмкинлек барлыгы белән уртаклашты көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов чыгарылыш тантанасында. Узган җомгада Сарман аграр көллиятендә белем алган 51 укучының 23е - техник-механик, 28е техник-технолог белгечлеге буенча диплом...
-
Район лагерьларында 900 бала ял иткән
Районның мәктәп яны лагерьларында 900 бала ял иткән. Шәһәр читендәге "Дружба" лагерында - 60 укучы, "Җәлилнефть" идарәсенең санаторий-профилакториендә 50 укучы булган. Ике оста спортчы Туапседа ял итеп кайткан, августта анда тагын бер укучының баруы көтелә.
-
Сарман ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
3 июль Россиядә ЮХИДИ хезмәткәрләре көне булып санала. Алар һәрдаим безнең иминлек сагында торалар, тик ЮХИДИ хезмәткәрләре генә безнең иминлек өчен җавап бирә алмыйлар, шуңа күрә һәр кешедән уяу булу таләп ителә. Без ЮХИДИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, аларга һәрвакыт игътибарлы булуларын, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.
-
Сарман һәркемгә үзенчә матур
"Авылымның гүзәл почмагы" фотоконкурсына Денар Ягудин безгә Сарманның берничә күренешен җибәрде.
-
Сарманда Монополиягә каршы көрәш сораулары буенча утырыш узды
2 июльдә районга Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Гречко килде. Ул, район җитәкчелеге белән очрашып, оешмаларда булды, соңыннан эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башкарма комитетлары вәкилләре белән очрашты. Олег Игоревич кыскача гына идарә эшчәнлеге белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.
-
Иске Кәшердә туып үскән Резеда Сәлахова "Альп таулары" торты рецепты белән уртаклаша
Иске Кәшер авылында туып-үскән Резеда Сәлахова (Рамазанова) газета укучыларына "Альп таулары" торты рецептын тәкъдим итә. Камыр ясау өчен: 2 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 200 грамм ак май, якынча 600 грамм он, 1 чәй калагы сода (уксус белән сүндерелгән) кирәк була. Эчлек өчен: 200 грамм әстерхан чикләвеге әзерлибез. Крем ясау...