3 июнь 2015 яңалыклары
-
Малларгызны караучысыз калдырмагыз
Район эчке эшләр бүлеге гражданнарны шул хакта кисәтә: күрше-тирә район- нарда маллар югалу очраклары бар, шуңа күрә малларыгызны болында төнгә каршы калдырмагыз, уяурак булыгыз. - 25 май көнне болынга бәйләгән җирдән ике үгезем югалды. Туганнар, күр- ше-тирәләр белән эзләмәгән җир калмады. Ахыр чиктә полициягә мөрәҗәгать итәргә булдым. Сарман участковыйлары Розалия...
-
"Умырзая" "Төрек дөньясы" фестивалендә катнашты
Сарман сәнгать мәктәбе каршындагы "Умырзая" бию ансамбле 22-30 май көннәрендә Төркиядә үткәрелгән XXI "Төрек дөньясы"-"Тюрк Дюньясы" төрки халыкларның халыкара балалар фестивалендә катнашты. Аңа балалар 30 илдән килгән иделәр. Катнашучылар милли фольклордан ике бию һәм бер җыр әзерләделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Умырзая" Почет грамотасы, медаль һәм кыйммәтле бүләккә ия булды, җырчы...
-
Шәрләрәмә авылында гомер кичерүче Хәлиуллина Наҗия Зәки кызына 90 яшь тулды
Шәрләрәмә авылында гомер кичерүче Хәлиуллина Наҗия Зәки кызына бүген, 3 июньдә, 90 яшь тулды. Ачык йөзле, мөлаем, изге күңелле, һәркемгә җан җылысын бирергә әзер торучы авылыбызның хөрмәтле әбисе ул, - диләр аның хакында авылдашлары. Ветеранны олуг юбилее белән котларга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин барды. Ул юбилярга Россия...
-
Колмәт авылында сөлгеләрне бик күп чиккәннәр
2 июнь кичендә Колмәт авылында сабантуй бирнәсе җыю булды, балалар белән җырлап-биеп авылны әйләнделәр. Бүләкләр күп җыелган.
-
Янурыста чүп үләннәрен чабу эшләре бара
Янурыс авыл җирлегендә зират яны,мәчет буе,хуҗасыз йортлар каршысында үскән чүп үләннәрен чабу эшенә керештеләр. Тулырак фоторепортажны сылтамадан узып карый аласыз
-
Районда Сабантуйга әзерлек бара
Кичә, бүген район үзәгендә һәм авылларда Сабантуйга әзерләнеп, гореф-гадәтләрне яңартып йөрделәр.
-
Районның атна шәхесләре
Рубрикабыз геройлары - яшәү рә- вешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр. ТЕРЛЕКЧЕЛӘР САБАНТУЕ Эшкә дәрт өстәүче бәйрәм Тәслия Шакирова Шакирова Тәслия Мөһәздәт кызы 1960 елда Ранга- зар авылында туа. Урта, урта һөнәри белем алгач, Лаеш авыл хуҗалыгы тех-...
-
Районда әфганчылар очрашуы узды
Музей хезмәткәрләре чакыруы буенча Тукай районы "Гиндукуш" музее белән берлектә Сарман җирлегендә әфгәнчылар очрашуы узды. Бу очрашуда Тукай, Норлат, Минзәлә, Сарман районнарыннан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән кунаклар катнашты. Кунаклар иң беренче Көлмәт авылына барып Хисамов Мансур каберенә чәчәкләр салдылар, таш куюда катнаштылар, Мансурның әнисе Әминә апа белән очрашып,...