3 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Райондашлар, белеп торыгыз: D витамины зыянлы
Табиб D витаминының зыяны турында кисәтә
-
Район балалары мультфильмнар иленә сәяхәткә чыга алалар
Тормышыбыз яңа технологияләр белән шыплап тулган булса да, бер генә бала да балачакка мавыктыргыч мизгелләр бүләк итә торган кызыклы мультфильмнардан баш тарта алмыйдыр.
-
Районда бу елның беренче сабые туды
4 килограмм 270 граммлы баһадир кыз 1 январь көнне туган.
-
“Дулкын” яллардан соң ишекләрен ача
Иртәгә – 4 январь көнне район үзәгендәге “Дулкын” бассейны спорт сөючеләр өчен үз ишекләрен ачачак.
-
Сарман авылында яшәүче хөрмәтле абунәчебез Хөснетдинова Сәкинә Ихсан кызының 3 январьдә – 85 яшьлек юбилее
Сәкинә апа җиңел булмаган гомер юлы үтә, сәүдә тармагында хезмәт куя, лаеклы ялга исә май заводыннан чыга. Шулай ук күп еллар буе яратып “Сарман” газетасын алдыра.
-
Сарманлылар бүген салам көнен билгеләп үтәләр
Әйе, әйе, чыннан да салам көнен, төгәлрәк әйткәндә, коктейль саламы көнен.
-
Элеккеге хезмәттәшебез Фарукшин Мөнәвир Исмәгыйль улының бүген – 3 январьдә гомер бәйрәме
Без – редакция хезмәткәрләре өч дистә ел гомерен шулай ук шушы коллективка багышлаган, шофер булып тырыш хезмәт куйган Мөнәвир Исмәгыйль улына карата күңелебездә иң җылы хисләр саклыйбыз. Сезнең белән без юллар авырлыгын җиңел кичерә, теләсә-кайсы командировкадан күтәренке күңел белән кайта идек, хөрмәтле Мөнәвир абый!