3 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Тыныч төннәр, тәмле төшләр, безнең кадерле төркемдәшләребез!
Тышта караңгы, йомыла күзләр.Телим мин сезгә иң татлы төшләр. Йокыларның да телим татлысын, киләсе көндә күңел шат булсын. фото из:http://pixabay.com/ru/
-
Саклаубаш участок хастаханәсе ишекләре бәйрәм көннәрендә дә ачык
Районның халык өчен беренче чиратта кирәкле оешмалары бәйрәм көннәрендә дә халыкны кабул итәргә әзерләр.Әйтик,Саклаубаш участок хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә,шәфкать туташларының көндәлек дежурлыгы оештырылган һәм алар халыкка беренче медицина ярдәмен күрсәтергә әзерләр.
-
Поликлиникага мөрәҗәгать итәсегез булса
Авырыбрак киткән сарманлылар өчен аптырап утырырга урын юк: район үзәк хастаханәсе поликлиникасы 4 һәм 6 январь көннәрендә иртәнге 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшли. Рәхим итегез!
-
Өчөйле Саклауда яшьләр өчен ял кичәсе үтте
Өчөйле Саклау авыл клубында яшьләр өчен "Кышкы яллар"дип исемләнгән ял кичәсе үтте. Яшьләр шахмат уенында үз көчләрен сынадылар, соңыннан төрле уеннар белән дискотека үткәрелде. Яшьләр күңелле ял иттеләр.
-
Яңа Əхмəт авылы халкы Яңа елны бик күңелле каршы алды
30 декабрьдә авыл мəдəният йортында бик кызыклы концерт-тамаша үткəрелсə, 1 январь көнне авыл халкы жыелышып,олысы да кечесе дə рəхəтлəнеп тау шудылар. Тау шуучыларны яңа гына табадан төшкəн коймак, самоварда кайнаган кайнар чəй көтеп торды.Ə казанда пешкəн плов хэм шашлык аеруча тəмле булды. Барлык катнашучылар да бик кəнагать калды. Менə шундый...