3 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Саклык банкының район бүлекчәләре 4-5 январь көннәрендә эшләячәкләр
Дуслар, Яңа елга әҗәтләр белән кермәгәнсездер, дип уйлыйбыз. Шулай да аның елларга сузыла торган кредитлары бар бит әле. Банк аша түләсәгез, Саклык банкы 4-5 январь көннәрендә 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькәчә эшли.
-
"Сарман"га язылырга уйласагыз, иртәгә почта бүлекчәләренә ашыгыгыз!
Почта бүлекчәләренә эшләре төшәрдәй кешеләр булса, шуны хәбәр итәбез: алар 4-5 январь көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә, ә 6 январьда 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькәчә эшләячәкләр. Бәлки, әле "Сарман"га 2017 ел өчен язылырга онытканнарны газетага да яздырырлар. Январьдан булмаса, аңа февральдән килә торган итеп язылырга мөмкин. Газетаның быел беренче саны исә...
-
Январь сынамышлары сарманлыларга нәрсә вәгъдә итәләр?
Соңгы елларда табигать әле бер, әле икенче сюрприз ясый: кышын яңгыр ява, язын-көзен салкынын бирә. Хәзер халык сынамышларына да ышанмый башладык. Шулай да январь, кыш сынамышлары нәрсә вәгъдә итәләр икән? Алтынчы январьда суык булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар...
-
Азалакта Яңа ел күңелле узды
Азалак мәдәният йортында Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте.
-
Районда бәйрәм көннәре тыныч үтә
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән хәбәр итүләренә караганда, бәйрәм көннәре тыныч уза. Имгәнеп, агуланып мөрәҗәгать итүчеләр юк. Ашыгыч ярдәм бүлеге ялларсыз, тәүлек әйләнәсе эшләсә, поликлиника бәйрәмнәрдә эшләми. 4, 6 январьда анда табибларның дежур бригадасы хезмәт күрсәтәчәк.
-
Ләшәү Тамак балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр барлык осталыкларын күрсәттеләр
Ләшәү Тамак балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр мәктәпкә Яңа ел бәйрәменә керделәр. Бәйрәм бик тә куңелле булды. Балалар үзләре дә сынатмадылар - җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
-
Район халкының Яңа ел яллары ничек үтә?
Хәерле көннәр, дуслар! Ялларда иркенләп чәй эчәргә дә, башкасына да вакыт бар, Аллага шөкер. Ничек уза ялларыгыз? Сезне сораштыруда катнашырга чакырабыз.