2 декабрь 2017 яңалыклары
-
Тышта караңгы,йомыла күзләр.Телим мин сезгэ,иң тәмле төшләр!
фото:https://vk.com/public147862424 алынды
-
Сарманлылар,беләсезме?
Машина йөртүчеләргә кышын җәйге резинада йөрүне тыйдылар. Шиплы тәгәрмәчләр куйгач, машинаның арткы тәрәзәсенә кызыл өчпочмак эчендә "Ш" билгесе куелырга тиеш. 1 декабрьдән Таможня берлегенең тәгәрмәчле транспорт чараларның куркынычсызлыгы турындагы техрегламент таләпләре үз көченә керде. Документ буенча кышкы айларда кышкы шиналар белән комплектланмаган машинаны файдалану тыела, дип яза «Коммерсант» газетасы. Шиплы...
-
Илексазда тэрбия чарасы узды: райондашларыбызга ВИЧ инфекциясе турында нәрсә белергә кирәк?
Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52...
-
Җәлилдә җәмәгать мунчасы эшли башлаячак
"Благоустройство" хуҗалыгы хәбәр иткәнчә, 3 декабрьдән Җәлил бистәсендә җәмәгать мунчасы эшли башлаячак. Эш графигына килгәндә, Пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә - хатын-кызлар, җомга, якшәмбе ир-егетләргә мунча керә алу хезмәте күрсәтеләчәк. Мунча көндезге 10.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.Керү урыны - "Аквилон" үзәгенең ян ягыннан.
-
Хәерле иртәләр! Көнегез уңышлы узсын, дуслар!
фото һәм язма:https://vk.com/atannary алынды