2 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Район Советында дүшәмбе киңәшмәсе узды
Район Советының утырышлар залында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Беренче сүз милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Шәеховка бирелде. Ул агымдагы елның 9 аена булган мәгълүматлар буенча палатаның эшчәнлеге турында сөйләде. "Кадастр палатасы" башкарган хезмәтләр турында бүлек җитәкчесе Гюльнара Фәйзрахманова чыгыш ясады....
-
Сарман районында буран көтелә
Бүген республикада һава торышы бозылуы көтелә. 9.00дан 18.00 сәгатькә кадәр көчле буран булачак. Көчле җил һәм явып торучы кар юлда күз күреме 1000 метрдан да ким булачак. Сак булыгыз!
-
Район оешмаларының концертлары дәвам итә
30 октябрьдә Сарман мәдәният йортында "Без сәнгатьле халык" дигән нигезләмә кысаларында ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте, ветеринария берләшмәсе, орлыкчылык инспекциясе, Сарман авыл Советы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләренең концерты узды. Күбрәк фотолар - сылтамалар буенча. 1 2 3