2 октябрь 2016 яңалыклары
-
Райондашыбыз Илһамия Кутусова I дәрәҗә дипломга лаек булды
Бу атнада Әгерҗе районының Кичке Таң авыл җирлегендә "Җир сулышы" Һәвәскәр берләшмәләрнең III Республика конкурсының йомгаклау туры үтте. Анда Экология һәм табигый ресурслар, Урман хуҗалыгы министрлыклары белгечләре, мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнаштылар. Конкурска 17 районнан 51 балалар берләшмәсенең эше тәкъдим ителгән иде, Безнең районнан исә Илексаз, Иске Имән, Сөлек, Иске Минзәләбаш,...
-
Саклаубаш мәктәбе өлкәннәрне зурлады
1 октябрьдә Саклаубаш урта мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган "Бер очрашу - үзе бер гомер" дигән бәйрәм тантанасы узды. Бәйрәмгә мәктәптә озак еллар белем-тәрбия биргән укытучылар, шул өлкәдә эшләгән хезмәткәрләр чакырылды. Бәйрәмнең беренче өлеше укучылар көче белән әзерләнгән концерт белән башланып китсә, икенче өлеше табын артында дәвам итте.
-
Өчөйле Саклауда бәйрәмнәр мөбарәк булды
Өчөйле Саклау авылы мәчетендә Өлкәннәр көне һәм "Туган як" агрофирмасы ярдәме белән Корбан ашы үткәрелде. Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде. Авылның имам-хатибы Марс Заһидуллин Коръән укыды, укучылар А.Миңнуллина һәм Л.Мөхәммәтова мөнәҗәтләр укыдылар. Алардан соң сүз Литфия Миңнуллинага бирелде. Бәйрәмдә мәдәният йөрты, медпункт хезмәткәрләре катнашты. Раилә...