2 октябрь 2013 яңалыклары
-
Җәлил бистәсендә ярминкә узачак
5 октябрьдә Җәлил бистәсенең Мәдәният сарае каршындагы мәйданда ярминкә оештырылачак. Башлану вакыты - 8.00. Ярминкә барышында барлык төр авыл хуҗалыгы продукциясе сату һәм сатып алу мөмкинлеге булачак.
-
Сарманда чакыру комиссиясе утырышы узды
2 октябрьдә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлегендә чакыру комиссиясе утырышы булды. Бу көздә армиягә китәсе егетләр комиссия членнарының сорауларына җавап бирделәр, үзләренең хәрби хезмәткә әзер булуларын тагын бер тапкыр исбатладылар. Тик аларның әле Республика хәрби-медицина комиссиясе алдына басасылары бар. Көзге чакырылышта районнан 68 егет армия...
-
Күтәмәле авылында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм узды
29 сентябрь көнне Күтәмәле төп гомумбелем бирү мәктәбендә Күтәмәле һәм Яңа Имән авылларында яшәүче өлкәннәр өчен зур бәйрәм үткәрелде. Аңа сиксәннән артык өлкән кеше чакырылган иде. Аларның һәрберсе үзен бәйрәмнең олы кунагы итеп хис итте. Өлкәннәр өчен хөрмәтләү кичәсен Яңа Имән авыл җирлеге фермерлары - Күтәмәле авылында яшәүче Гөлсинә Хәкимова...