2 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Сарман һәм Петровка Завод авыл җирлекләре машиналарга лаек булдылар
Хуҗина Зилә Флер кызы Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы булып 2007 елдан бирле эшли. Ул җитәкчелек итә торган җирлек карамагына биш авыл керә. Авыл җирлекләре башлыкларының хезмәте болай да күпкырлы. Чөнки авыл кешесенә дә җылылыгы да, суы-газы, электры да, тормыш-көнкүреш өчен беренче чиратта кирәк булган мәктәбе, медпункты, юллары һәм башкасы...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – пешерелгән кысла
Сезгә пешерелгән кысла рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кысла - 20 данә (500 грамм чамасы); - укроп - кечкенә бәйләм; - лавр яфрагы - берничә данә; - кара борчак борыч; - лимон; - тоз - 4 аш калагы. Кыслаларны яхшылап юабыз. Алар янына кәстрүлгә су салабыз (кыслалар бераз су...
-
Җәлил егете Рөстәм Гәрәев "Знамя труда" газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнде
«Татмедиа» АҖ филиалы директоры - «Знамя труда» газетасы баш мөхәррире итеп Рөстәм Гәрәев билгеләнде. Ул 1979 елда Җәлил бистәсендә туган. 2002 елда «филология» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. 2002-2005 елларда «Альметьевск» ТРК журналы мөхәррире, 2005-2010 елларда «Знамя труда» газетасы редакциясендә менеджер, 2010-2012 елларда Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат...
-
"Сарман" радиосында көндезге тапшыруларның эфирга чыгу вакыты үзгәрде
«Яңа гасыр» радиосы яңа программа белән эшләү сәбәпле, сентябрь аеннан «Сарман» радиосының көндезге тапшырулары эфирга 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр чыгачак. Кичке тапшыруларда үзгәрешләр юк.