2 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Сарайлыда Рәмзия Ильясова зур кабаклар үстергән
Сарайлы авылында яшәүче Рәмзия Ильясова бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Аның кабаклары бик зур булган. "Тагын да зуррагы бар иде, анысын кемдер сорамыйча гына алып киткән", - ди Рәмзия апа.
-
Район үзәк ял паркында бәйрәм чаралары үтәчәк
Татарстан Президенты Указы нигезендә 2015 ел Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Республика Президенты Указын тормышка ашыру йөзеннән, шулай ук халыкта паркларда үз-үзеңне тоту культурасын булдыру максатыннан, 5 сентябрьдә Сарманның үзәк ял паркында бәйрәм чаралары узачак. Мәдәни чараларны ябык биналардан ачык һавага чыгаруны, парклар һәм скверлар...
-
Районда шикәр чөгендере алу дәвам итә
Районда шикәр чөгендере алу уңышлы дәвам итә. Бу эшкә барлык агрофирмаларда да керештеләр. Басуларда тугыз чөгендер алу комбайны эшли, һәм 1 сентябрьдән эш тәүлек әйләнәсе оештырыла. Татлы тамыр 610 гектардан алынып, барлыгы 21350 тонна чөгендер казылды. Бу - һәр гектардан уртача 350 центнер уңыш алына, дигән сүз. Зәй шикәр заводына...