2 июнь 2015 яңалыклары
-
Рәмзия һәм Равил Гимадиевлар алтын туйларын билгеләп үттеләр
Сарман авылының хөрмәтле кешеләре- хезмәт ветераннары Рәмзия һәм Равил Гимадиевлар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Аларны алтын туйлары белән муниципаль район башлыгы урынбасары Гузәл Гәрәева,ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, "Сарман мәгълүмат мөхәррият үзәге" директоры Альбина Сабирова котладылар. Рәмзия апа гомере буе район кулланучылар җәмгыятендә икътисадчы булып эшләде,ә Равил абыйның...
-
Районда терлек азыгын әзерләү техникаларын тикшерделәр
Бүген, 2 июньдә, Сарман районы хуҗалыкларында терлек азыгын әзерләү техникаларын үзара тикшерү үтте. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм башкалар катнаштылар. Нәтиҗәдә иң яхшы әзерлекне «Нөркәй» агрофирмасы күрсәтте - 145 балл (максималь күрсәткеч). 144 балл белән...
-
Рангазарда балалар яклау көнен билгеләп үттеләр
Балалар яклау көне уңаеннан Рангазар авылында "Күңелле балачак" дип исемләнгән ярыш үткәрелде. Мәгълүмат сайттан алынды
-
Әлмәт авылында Сабантуйга әзерлек бара
1 июнь көнне Әлмәт авылында, Сабантуй -хезмәт бәйрәменә буләкләр җыю башланды. Авыл халкы илгә, көнгә тынычлык теләп, буләкләрен бирделәр. Сабантуйлары матур узсын, дип теләп калдылар. Мәгълүмат сайттан алынды
-
Саклаубаш авылы зур бәйрәмгә чакыра
Өч гасыр буена халкына тормыш биргән, сандугачлы тирәкле Саклау елгасы, көрәш батырларын сынаган Батыр таулары арасында урнашкан Саклаубаш авылына - 300 ел. Истәлекле датаны авылыбызның сабан туе бәйрәмендә билгеләп үтәргә җыенабыз. Хөрмәтле авылдашлар, райондашлар! Саклаубаш авыл җирлеге сезне татар халкының милли бәйрәме белән тәбрик итә. Сезне Сабан туе бәйрәменә 6...