2 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Илназ
Мәүлетов Илназга -10 яшь
-
Сарман авылында гомер кичерүче Мәгъдәнүс Йосыповага 90 яшь тулды
Бүген Сарман авылында гомер кичерүче Йосыпова Мәгъдәнүс Зәки кызына 90 яшь тулды. Россия Президенты котлавын, район башлыгының истәлек бүләген аңа район Советы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илсур Сәлимгәрәев тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев иң изге теләкләрен ирештерде. Чукмарлы авылында туып-үскән Мәгъдәнүс апа авырлыкны күп күрә, яшьли...
-
Сарманлылар чыршыны да үзләре ясый
Районда алтын куллы, фантазиягә бай кешеләр шактый. Ниләр генә ясамый да алар, ниләр генә уйлап чыгармый. Без, гадәттә, яңа ел алдыннан, мәш килеп, өйгә куярга чыршы, аның янәшәсенә кыш бабай эзлибез. Кибет, базарлардан әллә күпме суммаларга сатып алабыз. Беркөнне үзәктәге заправкага кергән идем, тәрәзә төбенә урнаштырылган чыршы белән кар бабайларны...
-
Мортыштамак авыл җирлеге яңа елны зур кәеф күтәренкелеге белән каршы алды
"2017 ел тарихка башкарылган күләмле эшләребез белән кереп кала, -ди авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев.- Мәдәният йорты, китапханә, почта, саклык банкы, агофирманың - "Үрнәк", АТС, полициянең участок инспекторы бүлекчәләре, авыл җирлеге урнашкан бинага мәктәптәге музей да күчерелү аны күпфункцияле үзәк итте." Мәдәният йорты каршында чигү, фитнес, теннис, шахмат, бильярд түгәрәкләре...
-
Сарманлылар чират торып сурәткә төшә
Район үзәгендәге матурлыкны әйтеп-аңалатып бетерә торган түгел. Моңа кадәр ял көннәрендә өйләрендә генә ятарга күнеккән сарманлылар хәзер кичләрен, вакытлары булуга, урамга, паркларга йөрергә чыга. Үзәктәге ял паркы бала-чага тавышыннан гөр килә. Аларга карап ата-ана сөенә, балалары белән бергәләп тау шуучылары да бар. Гаилә белән парк әйләнүчеләр дә шактый. Янып тора...
-
Ана капиталы программасы 2021 ел ахырына кадәр озайтылганын райондашлар беләме?
РФ Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасын 2021 ел ахырына кадәр озайту турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган. Әлеге канун нигезендә, гаиләләр Ана капиталы акчаларын бала мәктәпкә кергәнче үк белем бирү хезмәтләренә түләргә тота алачак. Элеккеге мөмкинлекләр дә (әни кешенең пенсиясенең тупланма өлешен тулыландыру, баланы укыту, физик...
-
Райондашлар,белеп торыгыз:экспертлар 2018 елда бәрәңге бәясе артачагын фаразлый
2017 елда Россиядә барлыгы 22 миллион тонна бәрәңге җыеп алынган, аның 15,5 миллион тоннасы шәхси хуҗалыкларда үстерелгән. 2018 ел башында бәрәңге бәясе артачак, дип белдерә Аграр базар конъюнктурасы институты экспертлары. Аларның сүзләренчә, моңа Россиядә үстерелгән бәрәңге гадәттәгедән иртәрәк бетүе сәбәпче булачак, дип яза «Интерфакс». Агымдагы елның апрелендә бәрәңге бәясе соңгы...
-
Сатучы акчасыз калган
Бер мошенник көндез авыл кибетләренең берсенә шалтырата. Лениногорскидагы авыл сатучысы трубканы ала. Аңа шалтыратучы үзен түләү терминалларына хезмәт күрсәтүче белгеч дип таныштыра. Ир-ат касса терминалының программасын читтән торып яңартыра кирәк ди. Сатучы берничә минут дәвамында ул әйткән сүзләрне үти. Шулай итеп ул аферистка 14 мең сум акчасын күчерә. Чыганак:https://vk.com/atannary
-
Иртәләрегез хәерле,чәйләрегез тәмле, көннәрегез уңышлы булсын, райондашлар!
Фото: http://pixabay.com Чәйләр тәмле, көннәр ямьле, көннәр уңышлы булсын. Кулыгызда көне буе эшегез уйнап торсын! Юлларда йорүчеләр исән-имин йөрсеннәр, Ә инде өйдәгеләр бик рәхәт ял итсеннәр.