1 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кормаш авылында тормыш итүче Фәйзелхак һәм Тәзкирә Миңнегалиевларның бергә торуларына 60 ел булды
Алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Фәйзелхак абый һәм Тәзкирә апаның 6 оныклары һәм 6 оныкчыклары да бар. Фәйзелхак абый һәм Тәзкирә апаны олуг юбилее белән муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип...
-
Җәлил китапханәсендә мастер-класс үтте
Ноябрьнең соңгы ял көнендə илебездə Əнилəр көне билгелəнеп үтə. Шул уңайдан Җəлил поселок китапханəсендə креатив кул эшлəре түгəрəге кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белəн мастер-класс күрсəтелде. Укучылар үз куллары белəн əнилəренə бүлəк əзерлəп, яңа осталыкка өйрəнеп таралыштылар. Мәгълүмат http://sarmanovo.tatarstan.ru/ алынды
-
Сарман сәнгать мәктәбендә Аналар көненә багышланган концерт узды
"Сарман" киноучреждениесы директоры Ринат Шәрәфетдинов барлык аналарга да район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм " Бердәм Россия" партиясе исеменән котлау сүзләре җиткерде. Балалар әниләрен котлап, матур номерлар белән чыгыш ясадылар.
-
Партиянең туган көне уңаеннан “Сарман” кинотеатрында бушлай дискотека
«Бердәм Россия» партиясенең туган көне уңаеннан бүген "Сарман" кинотеатры бинасында бушлай дискотка уздырыла. Ул сәгать 19.00дан 21.00 кадәр барачак.
-
Бүген "Бердәм Россия" партиясенең туган көне
Партия 2001 елда оешкан, бүген ул көннән бирле 14 ел узган. Алга таба да илебез көннәре тыныч, күк йөзләребез аяз булсын! «Бердәм Россия» партиясенең туган көне уңаеннан бүген бердәм кабул итү көне үткәрелә
-
Нөркәй авылында Аналар көнен билгеләп үттеләр
Нөркәй мәдәният йортында "Әниемнең күчтәнәчләре" дигән әниләр көне үтте. Әниләр үзләренең күчтәнәчләре белән аулак өйгә җыелдылар. Анда алар төрле уеннар уйнадылар, биеделәр. Соңыннан үзләре алып киләгән күчтәнәчләр белән чәй табыны артында караоке җырладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.