1 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Сарманда яңа төсле фонтанны эшләтеп карадылар
Сармандагы яңа парк төзелеше күзгә күренеп үрчи. Күптән түгел анда яңа агач һәм куаклар утыртылды. Фонтаннны да инде эшләтеп карадылар.Күргәнебезчә, " коры " фонтан бик матур булырга тиеш. Ул сарманлыларның күңеленә хуш килер дип ышанабыз.
-
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре балалар бакчасына нигә барган
«Юл кагыйдәләре илендә» Бүген «Лилия» балалар бакчасында район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашында «Юл кагыйдәләре илендә» профилактик чарасы үткәрелде. Зурлар һәм хәзерлек төркеменә йөрүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Алар игътибарына «Дозорные дорог» сериясеннән мультфильмнар тәкъдим ителде. «Минем дустым - велосипед», « Мин...
-
Бүгенге көн нәрсәгә йогынты ясый? Беләсегез килсә сылтамага кереп карагыз.
1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер. 2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә. 3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана. 4 ноябрь...
-
Илексаз авылы халкы мәдәният йортында, яңа төшерелгән Айсылу” нәфис фильмын карадылар
31 октябрь көнне Илексаз авылы халкы мәдәният йортында, яңа төшерелгән "Айсылу" нәфис фильмын карадылар, без бу фильмны авыл мәдәният йортлары экраннарында күрсәтүне атна дәвамында оештырдык, алдагы көннәрдә Мортыш-Баш, Саклаубаш, Сөлек мәдәният йортларында булачакбыз. фото һәм материал: sarmankino@yandex.ru
-
Кешеләрне төрле хайваннар белән чагыштытрырга була.Кемдер куян кебек куркак, кемдер бүре кебек усал, кемдер арыслан кебек гайрәтле. Ә менә бүген бик тә хәйләкәр, ләкин шундый сөйкемле һәм ягымлы төлкеләр көне икән!
https://vk.com/pozdravik?w=wall-29653869_340520
-
Сарманда "тоннель" профилактик чарасы булачак
Районда юл иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткәрү дәвам итә. «Көзге каникуллар» атналыгы кысаларында 1 ноябрь көнне Сарманның Советская урамында 33 йорт янында «Тоннель» профилактик чарасы үткәреләчәк. Үткәрү вакыты 16.00 сәг. 17.30 сәг. кадәр. Бу юлы ул транспорт чарасында балалар йортү тәртибен бозучыларны ачыклауга юнәлтелгән. Район ЮХИДИ бүлекчәсе
-
Хәерле иртәләр, сарманлылар! Ничек йоклап тордыгыз? Сезнең белән бүген тагын аралашуыма мин бик шат! Рәхим итегез төркемгә!
фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
Хәерле иртәләр, сарманлылар! Ничек йоклап тордыгыз? Сезнең белән бүген тагын аралашуыма мин бик шат! Рәхим итегез төркемгә!
Көзнең азакы аена аяк бастык, дусларым . Нинди һава торышы белән шаккаттырыр ул тагын. Ноябрьнең беренче көнен,бергә каршы алабыз, Сезгә иң изге теләкләр бары теләп калабыз. Фото https://vk.com/public148810508 алынды.