1 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Сарман картингчылары ЮХИДИ рейдында катнаштылар
Көзге каникуллар булуга карамастан, Сарманның «Ялкын» картинг-клубына йөрүче укучы егетләр бүген, ЮХИДИ хезмәткәрләренә булышып, махсус рейдка чыктылар. Сарман урта мәктәбендә укучы Артур, Алмаз, Илназ, Ислам, Артем, Сарман гимназиясеннән Артур һәм Ислам үзләренә йөкләнгән эшне зур тырышлык белән башкардылар. ЮХИДИ инспекторы Руслан Сәитов автотранспорт йөртүчеләрне туктатып торды, ә балалар алар белән...
-
"Нөркәй" агрофирмасында уңыш бәйрәме үтте
"Нөркәй" агрофирмасында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уңыш бәйрәме үткәрелде. Агрофирма директоры Вазыйх Гыльметдинов, алдынгы механизаторларны котлап, мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Уңышлар быел мулдан: бөртеклеләрдән 40 мең тонна (былтыр - 32 мең тонна,), шикәр чөгендере 100 мең тонна (былтыр - 75 мең тонна) җыеп алынды. Зур Нөркәй мәдәнияте үзешчәннәре матур...
-
Район киноучреждениесе грантка ия булды
Татарстан Республикасы Хөкүмәте үткәргән конкурста "Иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты" номинациясендә район киноучреждениесе, "Ачык мәйданчыкта кино" проекты белән катнашып, зур бүләккә - грантка ия булды. Проектның җитәкчесе - район киноучреждениесе директоры Ринат Шәрәфетдинов.
-
Сарманнан Розалия Минһаҗетдинова пауэрлифтинг ярышында абсолют чемпион исеменә лаек булды
29-30 октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең пауэрлифтинг буенча Ачык чемпионаты үтте. Анда район спортчылары да уңышлы чыгыш ясадылар. Динара Камалетдинова - 47 килограммга кадәр авырлык категориясендә, ә Нәзыйф Шәйгалләмов (икесе дә - Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр) 59 килограммга кадәр категориядә өченче урыннарны алдылар. Беренче санлы...
-
Районда исерек килеш руль артына утыручылар һаман очрый
Ял көннәрендә үткәрелүче рейдлар барышында 29-30 октябрь көннәрендә 2 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды. Кагыйдә бозучылар арасында куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар, ОСАГО иминиятләү полисыннан башка йөрүчеләр дә бар иде. Республикада «Көзге каникуллар» исеме астында профилактик чара бара. Транспорт чарасында балаларны йөртү тәртибен бозучылар - аерым игътибар астында. Рейдлар...
-
Баткак авылы зиратында өмә үткәрделәр
Янурыс һәм Илексаз авыллары зиратларында үткән өмәләр турында без хәбәр иткән идек. Шундый ук өмә 30 октябрьдә Баткак авылы зиратында да оештырылды.
-
Районда 60000 сум түләнмәгән ЮХИДИ штрафы булган кешенең машинасына арест салынды
Узган атнада район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары суд приставлары хезмәткәрләре белән бергә ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәүчеләрне ачыклау буенча профилактик чарага чыктылар. Бу чара 25 октябрьдә үткәрелде. Нәтиҗәдә 60000 сум күләмендә түләнмәгән штрафы булган 1 кешенең транспорт чарасына арест салынды.
-
Юлтимер балалар бакчасында Көз бәйрәме үтте
Юлтимер балалар бакчасында Көз бәйрәме үтте. Кәрҗин тулы күчтәнәчләр белән Сөмбелә кызы кунакка килде. Балалар матур итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Кичә бик күңелле үтте.