1 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Сарман районында "Җәяүле" ункөнлеге уза
Сарман районы мәктәпләрендә көзге каникуллар башланса да, балаларга игътибар кимемичәк, ЮХИДИ бүлекчәсе мәгариф бүлеге белән берлектә алар өчен төрле чаралар үткәрәчәк. "Ялкын" картинг-клубы спортчылары арасында ярышлар узачак. Шулай ук 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр "Җәяүле" ункөнлеге үтәр дип көтелә. Шул вакыт арасында махсус рейдлар барышында яшь юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны,...
-
Сарманда төзелеп килүче Ял паркында агачлар утыртылды
1 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район үзәгендәге яңа нигез салына торган Ял паркында нарат агачлары утыртылды. Үсентеләр алдагы көнне үк әзерләп куелган иде. Аларны алып кайтуда Сарман гимназиясе, урта мәктәп, аграр көллият коллективлары актив булдылар. Техника белән район электр, почта элемтәсе үзәкләре, "Төзекләндерү" җәмгыяте, подстанция, мәгариф бүлеге ярдәм иттеләр....
-
Сарман районында ике көн өстәмә ял булачак
Традицион ял көннәреннән кала, сарманлылар Халыклар бердәмлеге көнендә һәм Татарстан Конституциясе көнендә ял итәчәкләр. Бу 4 һәм 6 ноябрьгә туры килә. Ул көннәр арасында, 5 ноябрьдә, эшкә чыгарга онытмагыз!