1 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Сарман аграр көллиятендә Белем көне узды
Бүген Белем көне мәктәпләрдә генә түгел, уку йортларында да билгеләп үтелде. Аны Сарман аграр көллиятендә дә бәйрәм иттеләр. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Район мәктәпләрендә Белем бәйрәме үтте
Бүген район мәктәпләрендә Белем бәйрәмен билгеләп үттеләр. Фотоларда сез Сарман гимназиясендә үткән бәйрәм чарасыннан күренешләрне күзәтә аласыз. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – шпинаттан аш
Сезгә шпинаттан аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сөт - 1 стакан; - тавык йомыркасы - 1 данә; - каймак - 100 миллилитр; - су - 5 стакан; - ак май - 50 грамм; - шпинат - 250 грамм. Шпинат яңа булса, аны агып торган су астында яхшылап юарга...
-
Район "Нечкәбил"ләре өчен тавыш бирү ахырына якынлаша
«Нечкәбил» бәйгесе сайтында анда катнашучыларга тавыш бирү ахырына якынлаша. Бәйгедә безнең районнан Сарман "Сандугач" балалар бакчасында рус теле тәрбиячесе Гөлшат Мостафина һәм "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Фәридә Шәйдуллина катнашалар. Алар өчен 5 сентябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
-
Җәлил кызы Альбина Асылгәрәева "Татар кухнясы серләре" программасында катнашты
"Татар кухнясы серләре" ("Секреты татарской кухни") программасының Сарманда кунакта булуы турында без хәбәр иткән идек. Ул вакытта алып баручы Руслан Шәрәфетдинов белән район китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина бәрән итеннән аш пешерделәр. Руслан журналист һәм "Яңа гасыр" телеканалында "Татарстан хәбәрләре" тапшыруын алып баручы Альбина Асылгәрәева белән дә караҗимеш белән бәрән...