1 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Сарман аграр көллиятендә Белем бәйрәмен билгеләп үттеләр
Бүген "Беренче кыңгырау" бәйрәме Сарман аграр көллиятендә дә үтте. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, агрофирма директорлары, педагогик коллектив, әти-әниләр һәм студентлар катнаштылар.
-
Район мәктәпләрендә "Беренче кыңгырау" бәйрәме үтте
Бүген район мәктәпләрендә "Беренче кыңгырау" бәйрәме үтте. Районда барлыгы егерме мәктәп эшли, аларның унысы - төп гомуми белем бирү мәктәбе, тугызы - урта һәм берсе башлангыч мәктәп. Мәктәпләрдә бу уку елында барлыгы 3798 укучы белем алачак, 379 бала беренче сыйныфка керде.