1 август 2016 яңалыклары
-
Районда хатын-кызлар үзара дуслык көнен бәйрәм итәләр
"Хатын-кызлар арасында дуслык буламы?" дигән сорауны ишеткәнегез бардыр. "Нишләп булмасын!" дип җавап бирәбез без. Россиядә ел саен Иптәш кыз көне (русча День подруги була инде) билгеләп үтелә. Аның көне дә нәкъ бүгенгә - 1 августка туры килә. Без барлык хатын-кызларны әлеге дата белән котлыйбыз. Башкалар да көнләшерлек дуслар булып яшәгез!...
-
Яхшыбай авылы егете Фирданис Ганиев "Ак Барс" белән хоккей уйнады
Шушы көннәрдә "Ак Барс" хоккей командасының яңа составын презентацияләү үтте. Анда, команда уенчыларыннан тыш, хоккей сөючеләр дә катнаштылар. "Ак Барс" белән бер бозда уйнау бәхетенә Яхшыбай авылы егете Фирданис Ганиев та иреште. Ул, презентациядә катнашучыларның башкалары кебек үк, хоккей осталыклары яздырылган видео җибәрде һәм "Ак Барс. Super Skills" командаларының икесенең...
-
Иске Имән авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән су буена сәяхәт кылдылар
Иске Имән авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә су буена сәяхәткә бардылар . Яр буен чүпләрдән арындыргач, табигатьнең матурлыгына сокландылар, саф һавада төрле уеннар уйнадылар.