1 август 2014 яңалыклары
-
Районда "Авыл китапханәләре" проекты уңышлы эшли
2006 нчы елда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VII съездында партия проектларын тормышка ашыру турында карар кабул ителгән иде. Республикада "Авыл китапханәләре" проекты 2008 нче елдан гамәлгә ашырыла башлады. Аның максаты - китапханәләр системасының үсешенең, аның мәдәни-интеллектуаль үзәккә әйләнүенә ярдәм итү, шулай ук аларга мәгъләмати җәмгыять үсеше базасы буларак та реаль...
-
Сарманда яшәүче Галим абыйга 95 яшь
Сарман авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Галим Миннехуҗа улы Хәлилов быел үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Быел, диюебезнең сәбәбе бар - 25 декабрьдә туса да, аның паспортына туган көне итеп ямьле, җылы, бакчаларда мул булып җиләк-җимеш, яшелчә өлгергән җәй көне - 25 июль язылган. Хәер, башыннан алып ахырына...
-
Сарман ипиен яратып ашыйлар
Икмәксез эскәтер - хикмәтсез чүпрәк, дигән мәкаль бар халыкта. Чыннан да, өстәл нинди генә сый-нигъмәттән сыгылып тормасын, араларында икмәк, ипекәй булмаса, табын тулы түгел тоела. Туклык нигезе, муллык билгесе булган икмәккә элек-электән дан җырланган, хөрмәт күрсәтелгән. Ә 1 августта Россиядә һәм Европаныө күп кенә илләрендә Икмәк көне билгеләп үтелә. Элек...