1 август 2013 яңалыклары
-
Иске Кәшер авылында "Линда" казы, үрдәк, мулард, бройлер, тавык сатыла
Телефон: 4-86-06, 89173966409, Зөлфия.
-
Сарманда агрономнар киңәште
31 июльдә районда көзге чәчүгә орлык әзерләү мәсьәләләренә багышланган республика зона семинары булды. Анда, ел үзенчәлекләренә карап, орлык әзерләү, аларны эшкәртү препаратлары сайлау, күчмә фондта орлык булдыру мөһимлеге турында сөйләштеләр. Шулай ук сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, аерым алганда, кукуруздан силос салу технологиясе турында да сүз булды. Семинарда Россия авыл хуҗалыгы...
-
Сарман районы пенсионерлары пенсия артуга өметләнә
Эшләүче пенсионерларның пенсияләре 1 августтан кабат исәпләнә. Ул, эш бирүчеләр тарафыннан 2012 нче елда һәм быел беренче кварталда күчерелгән взнослар хисабына, бераз арта. Моның өчен гариза язу кирәкми.
-
Сарманда басуларга кереп булмый
Яңгырлар аркасында урып-җыю эшләре тукталып тора. "Басуларга бөтенләй керерлек түгел", - диләр. "Җәлил" агрофирмасында гына бары тик ике гектарда арпа суктырганнар.
-
Күктау авылында яшәүче Вәсилә һәм Дофак Фазуллиннарның бакчасын урап узу мөмкин түгел
Капкадан килеп керүгә, зифа буйлы, төз каеннар сәламли. Үзеңне әкияти гүзәллек дөньясына чумгандай хис итәсең. Рәт-рәт булып сары бархатцылар, петунияләр тезелеп киткән. Ут янып, тирә-якка нур чәчеп торалар. Түргәрәк узсаң, каршыңда гаҗәеп бер алан ачыла. Чәчәкләр дөньясында ләкләк патшалык итә. Янәшәсендә тыйнак кына үрдәк тә утыра. Аның да әлеге чәчәклектә...
-
Карамалыда яңа юлда җилдерәләр
"Әлмәт - Мөслим" - Татар Карамалысы юлында hәм өлешчә авыл эчендә асфальт юл салына. Аның озынлыгы 3,8 км тәшкил итәчәк. Шулай ук Карамалыда суүткәргеч торбалары, элемтә, электр, газ линияләре үткәрелә.
-
Сарайлыда җәйге ташу (фоторепортаж)
-
Хәерле иртә, Сарманлылар!
Яңгырлы көннәр булуга карамастан, күңелегездән яктылык китмәсен, йөзегез нур сибеп торсын!