1 июль 2017 яңалыклары
-
Сарман Сабан туеның "Абсолют батыр"ы билгеләнде
Сабан туенда, гадәттәгечә, милли көрәш үткәрелә. Сарманда да ул ел саен оештырыла. Быел "Абсолют батыр" исеменә Александровка авылы егете Радик Насруллин лаек булды. 18 яшькә кадәр егетләр арасында Җәлил бистәсеннән Ильмир Зәкиевка тиңнәр булмады.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" һәм "Сарман" киноучредждениесе җитәкчеләре Сабан туенда комментаторлар булдылар
Бүгенге Сарман Сабан туенда "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе Альбина Сабирова һәм "Сарман" киноучреждениесе директоры Ринат Шәрәфетдинов комментаторлар вазифаларын башкардылар. Алар тамашачыларны барлык мөһим вакыйгалар белән дә таныштырып бардылар. Җитәкчебез әле тырыш хезмәте өчен бүләккә дә лаек булды.
-
Сарман Сабан туенда "Абсолют кыр батыры"н бүләкләделәр
Бүген Сарманда үткән Сабан туенда бик күп төрле бүләкләүләр булды. "Абсолют кыр батыры" дип "Җәлил" агрофирмасы механизаторы Ленар Якупов танылды.
-
Яхшыбай һәм Анак авылларының кичке Сабантуе бик күңелле үтте
Кичә "Кырык Чишмә" буенда Яхшыбай һәм Анак авылларының кичке Сабан туе үтте. Ул бик кызыклы булды - халык рәхәтләнеп күңел ачты, сәүдә нокталары һәм уен мәйданчыклары эшләде, конкурслар оештырылды. Эшмәкәрләр бүләкләр әзерләделәр, чакырылган кунаклар җырладылар, уеннарда катнаштылар. Алсу Абдуллина фотолары
-
Сарманда Сабан туе гөрләп үтте
Бүген Даулы болында район Сабан туе үткәрелде. Бәйрәмдә кыр һәм көрәш батырлары, хезмәт алдынгылары, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңышказанганнар хөрмәтләнде. Анда мәртәбәле кунаклар катнашты, сарманлылар белән бергә күңел ачты. Халык төрле кызыклы уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты, бүләкләр алды, рәхәтләнеп күңел ачты. Ат чабышлары, милли көрәш һәм башкаларны карап хозурланды.
-
"Сарман"га арзанрак бәядән язылып калыгыз
1 июльдән "Сарман" газетасына 2018 елның 1 яртыеллыгы өчен вакытыннан алда язылу башлана. Ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда "Сарман" газетасына гражданнар - 632,10 сумга, оешмалар 722,10 сумга языла алалар. "Новый Сарман" газетасы гражданнар һәм оешмалар өчен - 367,92 сум. Хөрмәтле сарманлылар! Район газетасына арзанрак бәядән язылып калырга...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – базилик һәм душ исле борыч белән лимонад
Сезгә базилик һәм душ исле борыч белән лимонад рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лайм - 3 данә; - лимон - 2 данә; - яңа базилик - 2 сабак; - хуш исле борчаклы борыч - 10 данә; - су - 2 литр; - шикәр - 1,5 стакан. Сироп пешерәбез: кәстрүлгә...
-
Җәлилдән Әнисә Минһаҗева Сабантуйга шигырь язган
Зур бәйрәм ул Сабантуй "Сабантуй нинди бәйрәм?" - дип Сораса миннән берәү, "Мәңге төсен җуймый торган Бәйрәм ул", - дисәм әгәр, Ялгышмамын. Бу бәйрәмнең Иптәше һәм ише юк, Сагынып, көтеп алмаган Бер генә дә кеше юк. Ул бәйрәм - бәйрәмнәрнең иң Зурысына әйләнгән, Дөньяга сибелгән татарны Тегәрҗепкә бәйләгән. Сабантуй -...
-
Бүген районда Сабантуйлар үтәчәк
Бүген Сарман, Шыгай, Яхшы Каран, Югары Чыршылы, Иганәбаш, Карашай Саклау, Ләшәү Тамак, Түбән Ләшәү, Ләке, Мортыштамак, Яңа Имән, Мостафин, Рантамак, Иске Имән, Иске Кәшер, Иске Минзәләбаш, Чукмарлы һәм Шәрләрәмә авылларында Сабантуйлар үткәрелә. График