1 июль 2015 яңалыклары
-
Районда атна шәхесләре – Гөлшат Кушаева һәм Фирдәвес Мортазин
Гөлшат Кушаева Кушаева Гөлшат Нәкыйф кызы 1968 елда Сарман авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина институтына укырга керә һәм аны 1991 елда тәмамлый, табиб-терапевт белгечлеге ала. Соңыннан Әлмәт үзәк хастаханәсендә бер ел интернатура үтә. 1992 елдан 2006 елга кадәр район үзәк хастаханәсендә участок табибы булып эшли. Ә 2006 елның...
-
Сарманнан Клара Вәлишинаның баланы җәй көне чәчәк аткан
Соңгы арада табигать еш кына үзенең хикмәтләрен күрсәтә. Мәсәлән, балан кайчан чәчәк ата? Дөрес яз көне. Тик бар очракта да түгел. - Безнең балан элек бик шәп, шаулап чәчәк ата торган иде. Тик быел яз көне карасак, ул корыган. Күршеләрнеке ул вакытта ап-ак чәчәккә күмелеп утырды, "быел балан елы булыр...
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган конкурс. Рамил һәм Нурания Хаҗиевлар гаиләсе
Сезнең игътибарыгызга Рамил hәм Нурания Хаҗиевлар гаиләсен тәкъдим итәбез. Әлеге гаилә 2014 елның 14 февралендә тормыш корып җибәрә. Бәхетле мин синең белән, Син - тормышымның яме. Рәхмәт әйтәм Ходаема, Очраштырганга безне! Син минем бар өметем, Киләчәктә терәгем... Мәңгелеккә синең белән Бергә булу - минем иң зур теләгем!
-
Сарманлылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган конкурска фотоларны 6 июльгә кадәр җибәрә алалар
Без бүген, 1 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган конкурска йомгак ясарга тиеш идек. Тик анда катнашучылар берәү генә булды - Сарманнан Мөхетдиновлар гаиләсе. Шуңа күрә без, йомгак ясауны бераз чигереп, аны 6 июльгә кадәр озайттык. Шулай булгач, ашыгыгыз - сезнең туй көннәрегездә төшкән фотоларыгызның иң уңышлысы дип уйлаганнарын...
-
Район хуҗалыкларда көн саен 67,2 тонна сөт савыла
Бу һәр сыердан уртача 13,1 килограмм дигән сүз. Иң күп сөтне - бер сыердан 15,7 килограмм - бүген «Җәлил» агрофирмасында савалар. Аның Иске Минзәләбаштагы бүлекчәсендә исә бу күрсәткеч 18,6 килограмм тәшкил итә.