1 июнь 2016 яңалыклары
-
Иске Кәшер "Миләш" балалар бакчасында кече Сабан туе үтте
Кичә Иске Кәшер урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме «Миләш»тә, халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, кече Сабан туе үтте. Уеннарда барчасы да бик теләп катнаштылар. Бәйрәмдә халкыбызның традицион уеннары чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу һәм башка уеннар уйнатылды. Бәйрәмдә балалар белән берлектә апалар...
-
Сарманда балалар өчен зур бәйрәм үткәрелде
Бүген, 1 июнь көнне, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район үзәгендәге Ял паркында зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм кунакларын иң элек район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләделәр. Район күләмендә үткәрелгән чараларда, республика бәйгеләрендә уңыш казанган сәләтле балаларга мәгариф бүлеге, "Шәфкать" үзәгенең дипломнары, сертификатлар тапшырылды....
-
Балтамак авылыннан 7 табиб һәм 5 шәфкать туташы чыккан
Җиде табиб, биш шәфкать туташы туган авыл Баллы буе бик күңелле бит ул, Тирә-ягы биек шомыртлык. Күл өстендә матур кошлар уйный, Шаулап тора куе камышлык. Районыбызда менә шундый матур, кечкенә генә Балтамак авылы бар. Даими яши торган халкы аз булса да, җәен кайтып торучылар җитәрлек монда. Ә йортларның берсе дә...
-
Сарманның "Лилия" балалар бакчасының зурлар төркеме рейдка чыкты
Белгәнебезчә, бүген - Халыкара балаларны яклау көне. 20 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" профилактик чарасы да барачак. Шул уңайдан Сарманның "Лилия" балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче Адилә, Камилә, Лия, Азалия һәм Алсу, өлкән тәрбияче Фирая Хәсәншина, музыка җитәкчесе Фирдания Гәрәйханова һәм юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район бүлеге җитәкчесе Алсу...
-
Июнь һәм Рамазан айларына намаз вакытлары
-
Иске Кәшер "Миләш" балалар бакчасында әзерлек төркеме балаларын мәктәпкә озату бәйрәме булды
30 майда Иске Кәшер авылы "Миләш" балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә, әзерлек төркеме балаларын мәктәпкә озатуга багышланган бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмчә киенгән балалар "Күңелле паровоз"га утырып төрле тукталышларда сынаулар аша уздылар. Зирәк Ябалак, мәзәкче Хуҗа Насретдин белән очраштылар.Кечкенәләр төркеме музыкаль күчтәнәчләрен бүләк иттеләр. Балаларга, әти-әниләргә, төркем тормышында актив катнашкан...
-
4 июньдә аэропортта — параплан белән төгәллеккә очу ярышлары буенча Россия Кубогын ачу тантанасы
4 июнь көнне 17.00 сәгатьтә аэропортта - параплан белән төгәллеккә очу ярышлары буенча Россия Кубогын ачу тантанасы. Уникаль шоуга рәхим итегез!