1 июнь 2015 яңалыклары
-
Саклаубашта балаларны яклау көнен билгеләп уздылар
Саклаубаш авылында балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. 1 июнь көнне Саклаубаш мәдәният йорты каршында бик күп бала-чага җыелган иде. Монда төрле уеннар, җыр-бию, чәй өстәле оештырылды. Шулай ук асфальтка рәсемнәр ясау буенча конкурс һәм чәй өстәле оештырылды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. - Кайвакыт гел көтмәгәндә, уйламаганда күңелгә хуш килердәй вакытларга...
-
ЮХИДИнең теркәү бүлеге вакытлыча эшләми
Дәүләт инспекторы ялда булу сәбәпле, 1 июньнән 30 июньгә кадәр ЮХИДИнең теркәү бүлеге эшләмәячәк. Әлмәт шәһәрендә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: Совет урамы, 184 Б йорт. Т.: (88553) 43-96-22; (88553) 43-96-25; (88553) 43-96-26.
-
Якташыбызның яңа китабы чыкты
Район үзәгендә яшәп иҗат итүче Люция Зиннурованың "Күңел сандыгы" дигән яңа китабы чыкты. Ул 5 бүлектән тора һәм аңа очерклар, дөньяви һәм тәрбия темасына багышланган язмалар, хикәяләр, юморескалар, шигырьләр һәм мәсәлләр тупланган. Белешмәләр өчен телефон: 2-51-50.
-
Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды
Аны район Башкармаи комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды. Киңәшмәнең төп темасы буларак, узган елгы ягулык сезонына йомгак ясалды һәм яңа елга әзерлек мәсьәләләре каралды. Әлеге сорау буенча Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илсур Сәлимгәрәев, Җәлил энергорайоны начальнигы Марат Хуҗиев, "Җылылык челтәре" җәмгыяте директоры Радик Солтанов, район газ...
-
“Җәлил” агрофирмасы хезмәтчәннәре зур бәйрәм оештырдылар
30 май көнне "Җәлил" агрофирмасы хезмәтчәннәре "Әүлия" чишмәсе янында зур бәйрәм оештырдылар. Ул чын Сабантуйны хәтерләтте. Мул итеп әзерләнгән өстәлләрдәге ризыкларны башта тәкъдир иттеләр. Аннан төрле ярышлар башланды. Иң элек савымчылар көч сынашты. Бозау караучылар имтихан тотты. Спорт уеннары гөрләп барды. Шул ук вакытта шашлык пеште, хашлама кайнады, самавыр җырлап...
-
Янурыс авыл җирлеге өмәдә катнашты
28 нче май көнне,Янурыс авыл җирлеге активлары Сарман сабантуй мәйданында өмәдә катнашты: йорт түбәсе,өстәл һәм скамейкалар, ремонтланып, буялды. Тулырак фоторепортажны Сарман муниципаль районы порталыннан карый аласыз.
-
Яхшыбайда мәчет бинасы яңартылды
Сабантуй бәйрәмнәре алдыннан бөтен җирдә кунакларны каршыларга әзерләнәләр, ямьләндерү эшләре алып баралар. 29 майда Яхшыбай авылында да мәчет бинасын яңартыру эшләре башкарылды. Авылдашлар көче белән ул буялды, агартылды, ишегалдында агачлар киселде, чүпләр җыелды. Әлеге эшләрне Кашапова Фәрхинур апаның кызлары оештырдылар.