1 май 2017 яңалыклары
-
Сарман кулибиннары күргәзмә-бәйгедә катнашачаклар
6 майда Мөслим лицее ишегалдында кулибиннарның районара күргәзмәсе узачак. "XX гасыр клубиннары" дип исемләнгән күргәзмә-бәйгедә Мөслим, Сарман, Актаныш районнарыннан һәвәскәр кулибиннар җыелачак һәм үз эшләрен күрсәтәчәкләр. Башлану вакыты - 10.00 сәгать. Күргәзмәне Мөслим районының мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыра. muslumirc.ru
-
Сарманлылар бу фотодагы бинаны таныйлармы?
Дуслар! Без сезгә районның элеккеге биналарын танырга кушып, кызыклы уен тәкъдим иткән идек. Беренче бинаны танучылар күп булды - ул район үзәк китапханәсе. Ә хәзер тагын бер бинаны танырга тәкъдим итәбез.
-
Сарманлылар сак булырга тиеш – талпаннар активлашканнар!
Без "талпан сезоны" турында хәбәр иткән идек. Бик сак булырга киңәш ителә - алар хәзер аеруча активлашканнар! Талпан җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык болын яки тугай, урманга караганда да куркынычрак. Кояш нурлары туры төшә торган каен урманында талпаннар әз очрый. Нарат урманында бөтенләй...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – креветка, лимон һәм лавр яфрагыннан шашлык
Сезгә креветка, лимон һәм лавр яфрагыннан шашлык рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лимон согы - 2 аш калагы; - зәйтүн мае - 2 аш калагы; - тоз, яңа тартылган кара борыч, лачау формасындагы кызыл борыч - һәрберсе ярты аш калагы; - сарымсак - 2 тырнак; - чистартылган хан креветкалары...
-
Янурыска өмәгә җырчы Ринат Гәрәй дә кайткан
Районда санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Бүген Янурыс авылында өмә үтә. Өмәгә җырчы Ринат Гәрәй дә кайткан.